Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Укытучы булып туган ул

Укытучы дигән олуг исемгә лаек булу җиңел түгел. Моның өчен күп укырга, педагогик осталыгыңны даими рәвештә камилләштерергә кирәк. Әлбәттә, балаларны ярату, алар белән аралашудан тәм табу, бөтен гомереңне шушы изге эшкә багышлау өчен күңелеңдә ныклы ышаныч булу шарт. Иске Кәкерле урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Фирүзә Фатыйх кызы Салихова...

Вакыт тиз үтә. 1965 елның чәчәкле май аенда туган мөгаллимәбез быел илленче язын каршылады. Гомерен балаларга багышлаган Фирүзә Салихова укымышлы гаиләдә, күркәм тәрбия алып үсә.

Иске Кәкерле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Алабуга педагогика институтының физика һәм математика факультетына укырга керә. Хезмәт юлын 1987 елда Иске Ишле урта мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Ә 1989 елдан бирле ул туган мәктәбендә, үзенең укытучылары белән бер коллективта эшли. Бүген дә ул үзенең беренче ярдәмчесе, остазларын Гөлсирә апа Исхакованы, Рәмзия Сәләхованы һәм Абдулвазыйх Фәхретдиновны олы ихтирам белән искә ала.

Фирүзә Фатыйх кызы үз фәнен яратып, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәргәнгә, аның дәресләрен балалар зур кызыксыну белән көтеп ала. Тугач ук әти-әнисе сайлаган исем дә ханымның характерына да бик килеп тора. "фирүзә" сүзе фарсы теленнән тәрҗемәдә "нурлы" дигәнне аңлата. Әйе, хезмәттәшем тирә-юньгә нур таратып яши. Ул искиткеч гади, үткен карашлы, туры сүзле, ачык йөзле, аралашучан, һәр баланың күңеленә ачкыч табып, үзенекедәй күреп ярата, аңлый белүче мөгаллимә. Фирүзә Фатыйх кызы мәктәбебезнең профсоюз оешмасын да җитәкли. Гадел, акыллы намуслы кешеләр белән бергә эшләвенә бик шатланып яши ул. Төшенкелеккә бирелсәк, юата да белә, кисәтә дә. Яшьләргә һәрчак заманадан артта калмаска кирәклеген искәртә, үзе дә замана белән бергә атлый.

Фирүзә ханым, гаиләсендә сөекле хатын, балаларына, килененә яраткан әни, оныгына алыштыргысыз әби дә әле. Иңгә-иң куеп авылыбызның уңган егете Иршат белән алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Аларга югары белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иттеләр. Уллары Ильнар гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә яши, ә кызлары Айгөл Казан федераль университетының татар филологиясе факультетын тәмамалый, күптән түгел Төркиянең Анкара шәһәрендә стажировка үтеп кайтты. Шушы көннәрдә Горноалтайск шәһәрендә студентлар арасында үткәрелә торган Бөтенроссия олимпиадасында катнашып белемен сынап йөргән вакыты.

Укытучының уңышы, аның күпьеллык хезмәтенең җимешләре-ул укучылары. "Безгә биргән белемегез өчен рәхмәт, апа, сезне һәм дәресләрегезне бик ярата идек",-дип илебезнең төрле почмакларыннан котлаулар ала бүген коллегабыз.

Шундый мөгаллимә белән бер колллективта эшләвебезгә без бик тә шатланабыз. Гомеренең ярты гасырлык чорында да күңелендәге ташып торган дәрт-дәрманы озак еллар озата барсын, хөрмәткә һәм шатлыкларга күмелеп яшәргә язсын иде дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы