Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яраткан укытучыма хат

Йомшак кына күзебезгә карап, Барыбызны тигез яраттыгыз. Сабыр булып, ихлас күңелегездән Безгә шулай белем тараттыгыз.

Бу сүзләрне йөрәгемә иң якын, иң кадерле булган кешеләремнең берсе - яраткан укытучым һәм сыйныф җитәкчемә багышлыйм.

Күңел дәфтәрен актарып утырам. Әллә кайларда калган мәктәп еллары бер-бер артлы күз алдыма килеп баса. Әле башлангыч мәктәпне тәмамлап кына киләбез. Безнең күңелләрдә тик бер сорау: киләчәктә сыйныф җитәкчебез кем булыр? Зур кызыксыну һәм түземсезлек белән укытучы апабызны көтә башладык. Ниһаять, Ул килде... Сыйныф бүлмәсе әйтерсең кояш нурлары белән тулды. Укытучы өстәле янына барып басты да безнең белән танышты һәм үзе артыннан җитәкләп, белем дөньясына алып китте. Шушы бер күрүдә үз иткән, якын күргән, яраткан кешем - минем укытучым һәм сыйныф җитәкчем - Гафурова Җәмилә Нәҗип кызы булды.

Беренче көннән башлап, укытучы апабыз безне - 28 укучыны үз канаты астына алып, җиде ел гомерен безне укытуга һәм тәрбияләүгә багышлады. Ниндидер могҗизалар көткән күңелләргә ачкыч таба белде. Ул һәрвакыт ягымлы итеп елмая, шул ук вакытта таләпчән булуын һәм кырыслыгын да күрсәтергә өлгерә иде. Без аны беренче мизгелдән үк аңларга өйрәндек. Ул һәр яктан да безгә үрнәк булды. Аның үз-үзен тотышына, матур итеп сөйләвенә, искиткеч зәвыклы итеп киенүенә, төз итеп атлап йөрүенә сокланганнарым бүген дә хәтердә.

Җәмилә апа безгә карата киң күңелле, гадел, искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә. Көнне төнгә ялгап, безнең язмыш өчен борчылып яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды.

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларга әзерләнгәндә дә һәрберебезнең табигать тарафыннан бирелгән сәләтен ачарга, үстерергә тырышты, һәркайсыбызны шәхес итеп күрә белде. Биергә, җырларга, сәхнәләрдә чыгыш ясарга өйрәткәндә без аның шулкадәр күп белүенә гаҗәпләнә идек. Төрле бәйгеләрдә, ярышларда, бәйрәмнәрдә сыйныфыбыз һәрчак алдынгылар рәтендә булды, чөнки безнең Җәмилә апабыз тынгысыз йөрәкле, уңган-булган, тырыш, заманча итеп әйтсәк, компетентлы педагог иде.

Математика укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе булып эшләү дәверендә Җәмилә апа безгә белем һәм тәрбия генә түгел, үзенең йөрәк җылысын да бирде, тормышны танырга, авырлыкларны җиңәргә, ялгышларны вакытында төзәтергә өйрәтте.

Шулай сизелми генә мәктәп еллары да үтеп китте. Соңгы кыңгырау бәйрәмнәрендә, Чыгарылыш кичәләрендә Җәмилә апаның күңелендәге сагыш та, безне үз балаларыдай якын күреп, өзелеп яратуы да күз яшьләре булып түгелделәр., чөнки без - Җәмилә апаның Кечы Чынлыдагы иң беренче чыгарылыш сыйныф укучылары. Укытучыбызның барыбызны да тигез күреп яраткан йөрәге безгә бәхет, изге теләкләр теләп, олы тормыш юлына озатып калды.

Реклама

Ул вакытлар - бик күп айлар һәм еллар артта калган. Без - Җәмилә апаның укучылары, төрле якка таралышып, үзебезгә ошаган һөнәр ияләре булганга да ике дистәдән артык вакыт үткән. Арабызда укытучылар, тәрбиячеләр, тормышларын математика фәне белән бәйләүчеләр шактый. Әйе, еллар дәвамында кадерле апабыз безнең күңелләрдә үз һөнәренә карата олы мәхәббәт хисләре тәрбияләгән икән бит!

Яраткан укытучым бүген Кече Чынлы авылында гомер итә. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул әле дә мәктәп тормышы белән кызыксынып яши. Без оештырган очрашуларга килә, хәлләребезне сораша, уңышларыбызга сөенә.

Минем өчен ул - һаман да шул ук янып, балкып торган белемле укытучы, әнием урынына күреп яраткан сыйныф җитәкчесе.

Яз аеның беренче көннәрендә хөрмәтле укытучым үзенең туган көнен билгеләп үтә. Мин аны бу шатлыклы бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм һәм газета аша изге теләкләремне җиткерәм.

Кадерле укытучым Җәмилә апа! Йөрәгемдәге изге теләкләрем, күңелемне биләгән ярату һәм соклану хисләрем бүген Сезгә котлау булып барып ирешсеннәр иде. Яз кояшы кебек, безнең күңелләрне җылыткан олы йөрәгегезгә беркайчан да кайгылар килеп кагылмасын, сыйныфыбызда һәр кешегә дә матур итеп карый белгән күзләрегез яшьләнмәсен, бөдрә чәчләрегезгә аклык кунмасын, ягымлы йөзегездән беркайчан да елмаю сүрелмәсен.

Сез иң гүзәл дә, иң тыйнак та, иң сабыр да, иң күркәм дә... Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучым Җәмилә апа! Кайларда гына булсам да, Сез - минем кадерле укытучым булып, йөрәгем түрендә сакланырсыз.

Киләчәк көннәрегездә исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар, гаиләгездә тигезлек телим. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннаргыз белән бәхетле мизгелләр кичереп, озак еллар безнең белән күрешеп яшәргә насыйп булсын Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр укытучы