Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тынычлыкның кадерен белеп

Сугыш елларының гаиләбезгә китергән авырлыкларын санап бетерү мөмкин түгел.

Бабам Бәдретдинның ике улы була: Хисаметдин һәм Шәрәфетдин. 1930 елларда илдә колхозлашу чоры башлана. Бабайны кулак дип атап, бар мөлкәтен алып, сөргенгә сөрәләр. Ул Магнитогорскийда чәнечкеле чыбык белән уратып алынган баракларда яшәп, заводта эшли. Әлеге урыннарны үз күзем белән дә күреп кайтырга насыйп булды.

Шәрәфетдин улы минем әтинең әтисе-ягъни бабам. Ул елларда аның гаиләсе бик ишле була. Тормыш иптәше Васфиҗамал белән 10 бала үстерәләр. Олы улы Абделәхат бар мөлкәтен үз теләге белән тапшырып, гаиләсе белән колхозга керә һәм сөргеннән котылып кала. Шулай да кулак баласы дип гомерлеккә исеме кала. Абделәхат тормыш иптәше Фатыйма белән алты бала үстерәләр. Иң төпчеге шуларның мин-Мидхәт булам.

Әни, мәрхүмә, мине кырда тапкан. Бу 1930 елның 15 августы була. Сугыш елларының авырлыгын һич тә сөйләп бетерә торган түгел. Олылар белән беррәттән ат, хәтта сыер да җигәргә туры килде. Кырдан көлтәләр ташу безгә йөкләнгән иде.

Реклама

Укырга мөмкинлек булмаса да, курсларда булдым. Гомерем буе колхозда эшләдем, комбайнчы идем. Әти-бабайлардан калган һөнәр-балта остасы булу хезмәте дә олыгайган көннәремдә ярап куйды. Үзебезнең авылда, күрше авылларда, Яңа Кәкерледә, Аллаһ ярдәме белән, мәчет биналары ясауда катнаштым. Дүрт мәчетне сафка бастыруда өлешем бар, дип горурланам.

Кызганыч, шәхси тормышым белән генә мактана алмыйм. Җир җимертеп, эшләп йөргән җиреннән фаҗигале төстә тормыш иптәшем Розам вафат булды, улымны яшьләй җирләдек. Инде 20 елдан бирле ялгызым яшим. Дөрес, балаларым бар, килеп-китеп йөриләр, Аллага шөкер. Әмма ялгызлык бик авыр. Көннәре узса да, кичләре бик яман. Үземә шөгыль табып, умарталар асрыйм, йорт эшләрен эшлим.

Авырлыкларны күп күрергә туры килсә дә, намус белән эшләп яшәдек. Бүгенге яшьләргә дә шуны телисе килә. Сугышлар кабатланмасын, илебез тыныч булсын, шатлыклы гомерләр кичерик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 70 ел