Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“Тимер рульле тракторда эшли башлавым истә”

Городище авылының хөрмәтле өлкәне Николай Иванович Никитинга 75 яшь тулды.

Аны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, җирле үзидарә, ветераннар советы вәкилләре, балалар бакчасы коллективы килгән иде.

Кунаклар район башлыгы исеменнән Чүпрәленең 90 еллыгы медален, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, балалар шигырьләр сөйләделәр.

Николай Иванович бик кунакчыл һәм ачык кеше. Ул һәрвакыт авыл халкы, балалар, кешеләр арасында була. Бу бүген дә шулай. Өлкән яшьтә булуына карамастан, янәшәдә генә урнашкан балалар бакчасы белән һәрвакыт элемтәдә тора. “Кайдадыр кагырга, яисә  сугарга, төзәтергә кирәк булса, шунда ук кереп җитә, ярдәм итә”,-ди бакча мөдире Елена Мутина.

Юбиляр үзе дә күпбалалы гаиләдә туа. Әтиләре сугыш кичкән ветеран.

Мәктәпне тәмамлау белән колхозда эшли башлый ул. Беренче тапкыр, колхозда хезмәтен башлагач, истә калганы исә  ул тимер рульле тракторда эшли башлавы. Аннан армия хезмәте, Тәтештә белгечлеккә уку еллары...

Яшь белгечне колхозда комплекс бригадир итеп билгелиләр.  Ул елларда “Путь Ленина” колхозы райондагы алдынгы колхозлардан санала. Хуҗалыкның  5000 нән артык баш сарык фермасы гына булуы да аның никадәр уңышлы булуы турында сөйли.

12 ел баш инженер вазифасын башкара, соңгы 5 елда, лаеклы ялга киткәнче аңы колхоз рәисе итеп билгелиләр.

–Бригадир, рәис гаиләсе дип бервакытта өйдә утырмадык без. Балалар белән 5әр гектар чөгендер эшли идек. “Язга чыккач, әни, тагын шул чөгендер, дияләр” иде,-дип көлеп искә ала тормыш иптәше Клавдия ханым.

Клавдия Александровна белән алар 5 ир-егет тәрбияләп үстерәләр. Бүген икесе уллары районда, икесе Ульяновск шәһәрендә гомер итәләр. Бер уллары вафат булган. Бүгенге көндә юбилярны уңышлары белән 11 оныгы һәм 2 оныкчыгы сөендерә.

Николай Ивановичны авыл халкы да бик хөрмәт итә. Юбилее уңаеннан котларга килүчеләр дә аның һәрвакыт кешеләргә карата ихтирамлы, игътибарлы, ярдәмчел булуы турында әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев