Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Рөстәм Харис улы ХӘМИДУЛЛИН

"Яшь чагымны, тулы энергия белән колхоз производствосында эшләгән елларны сагынам",- ди. Ә авыл хуҗалыгы эше аңа чыннан да бик якын...

1970 елда Зур Чынлы урта мәктәбен тәмамлау белән үк "Ирек" колхозында комбайнчы ярдәмчесе хезмәтенә алына ул. Башаклар шавы, ашлык исе яшүсмер егеттә туган җиргә карата мәхәббәт уята. Солдат хезмәтеннән кайткач та авылдагы мәдәният йортында җитәкче булып эшли. Тик озак та үтми аны колхоз идарәсенә чакырталар.

-Егет син бик тырыш күренәсең, без сине комплекслы бригадага җитәкче итеп куярга уйладык, каршы түгелме?-ди ул вакыттагы колхоз рәисе Алимҗан Әмирханов. Биш ел дигәнең биш көн кебек үтә дә китә. Эш белән берүк вакытта читтән торып башта Тәтеш совхоз-техникумында, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала Рөстәм Харисович.

"Ирек" колхозында аңа агроном, идарә җитәкчесенең терлек азыгы җитештерү буенча урынбасары вазыйфаларын үтәргә туры килә.

1982 елда колхоз коммунистлары аны партоешма секретаре итеп сайлыйлар. Таләпчән, оста оештыручы җитәкченең эш алымнары район башлыкларының да игътибарын җәлеп итә һәм 1985 елның февралендә ул "Авангард" колхозы рәисе итеп сайлана. Ул вакытта әлеге колхоз Мунчәли һәм Матак авылларын берләштерә. Рөстәм Харисович, беренче чиратта, кадрлар проблемасын хәл итү белән шөгыльләнә. Производствоның һәр участогына талантлы урта звено җитәкчеләре билгеләнә. Колхозның материаль-техник базасын ныгыту белән беррәттән, авылларда социаль юнәлештәге объектлар төзү эшләре башланып китә. Кыска гына вакыт өчендә ике йөз баш сыерга исәпләнгән ферма бинасы, авылларда медпунктлар, мәдәният йорты, пекарьня, асфальт юллар, заманча телефон линиясе, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә обелиск төзелә. Колхозчыларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту максатыннан күп кенә чаралар күрелә. Колхоз җитәкчесе вазыйфасыннан соң да аңа шактый гына җаваплы хезмәтләр башкарырга туры килә. Ә менә соңгы ун елы аның "Сельхозхимия" берләшмәсендәге карьерны җитәкләү белән бәйле булды. Җиткерелгән планнарны үтәп бару нәтиҗәсендә район хуҗалыклары басуларына тиешле күләмдә известь чыгарылды, бөтен механизмнарның төгәл эшләвен тәэмин итү өчен дә вакыт белән санашырга туры килмәде аңа. Намуслы фидакарь хезмәте өчен Рөстәм Харисович Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау Грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр