Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Озак яшисең килсә - кешеләргә ярдәм ит

Шланга авылында гомер итүче Бибинур Юныс кызы Махмутовага 90 яшь тулды. Аның узган гомер юлы илебезнең авыр сугыш елларына туры килгән күп кенә кешеләрнең язмышына охшаган.

Бибинур Юныс кызы Татар Бизнәсе авылында туа. Гаиләдә ул кечкенәсе була, абыйлары сугышка алына.   Балачактан өлкәннәр белән кырга эшкә чыга: иген җыюда, игүдә хәленнән килгәнне эшли. Аннан соң Тархан урманнарында агач кисүдә катнаша.

– Безнең буын нык булды, эштән курыкмадык. Ходай Тәгалә исәнлекне дә бирде. Дошманны җиңәр өчен барысын да эшләдек, - ди ул. 

Героинябыз үзе турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Сугыштан соң ул абыйлары янына Украина якларына эшкә китә. “Язмыштан узмыштан юк”, диюләре хак икән. Шунда барып, үзебезнең як– Шланга авылы егете Фәүзелҗанны очрата  Озак та үтми тормыш коралар, кызлары туа. Аңа  3 ай булгач, туган якларга әйләнеп кайталар. Башлап  төп нигездә яшиләр, аннан үз йортларын төзеп чыгалар. Бәхетле гаиләдә 12 бала тәрбияләнә.

Тормыш иптәше вафатына  11 ел узган. Улларын, киленен җирләгән тыл ветераны.  Бүгенге көндә Бибинур апа улы Фәнис белән  яши. Балалары төрле шәһәрләр һәм районнар буенча таралышканнар. Яраткан әниләренең туган көнендә исә барысы бергә табынны түгәрәк итеп, туган йортка җыелганнар иде.

Юбиляр оныкларга, оныкчыкларга да бик бай: 18 онык, 23 оныкчык!

Бибинур апаның авылда да хөрмәте зур.  Ул озак еллар дини йолаларны башкара, табын ашларында олы кунак, авылдашларын җирләү эшләрендә ярдәм итеп яши. Моннан тыш, Бибинур апа мөнәҗәтләр, бәетләр яза, аларны мәҗлесләрдә укый.

Юбиляр кунакларга бик шат иде. Озак яшәүнең серләрен ачып, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп үтте:

– “Таш белән атсалар да, аш белән атарга кирәк”. Мин шуның нигезендә гомер иттем, Ходай Тәгалә кушканча яшәдем, шуңадыр да әҗерен-савабын бирәдер, дип уйлыйм. Башкаларга да шуны киңәш итәм,-ди Бибинур апа.

Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов котлады. Россия Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, изге теләкләр әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев