Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Олуг остаз

Иске Чокалы -туган илебезгә гаять күп санлы эшлекле, талантлы, зыялы һәм дәүләт күләмендә танылган шәхесләрне үстереп биргән авыл. Шуларның берсе-Сафиулла улы Ядкәр Айнуллов.

Яшем балигъ булуга иҗади хезмәт юлымны миңа турыдан-туры аның кулы астында башлап җибәрү бәхете насыйп итте. Моннан 52 ел элек мине районда чыгып килүче "Туган як" газетасының чишмә башы булган "Коммунар"га эшкә алдылар. Ядкәр абый редакциянең җаваплы секретаре иде. Газетада басылырга әзерләнгән бөтен язмалар аның төзәтүе, эшкәртүе һәм хәтта шомартуы аша үтә иде. Дөресен әйткәндә, бүлек мөдирләренең генә түгел, катгый, коры телдә һәм рәсми стильдә генә язарга күнеккән редакторыбыз Гали абый Хайретдиновның язмаларын да Ядкәр абыйның "эшкәртеп утырулары" әле дә хәтеремдә. Аз сүзлелек һәм төгәллек белән кыска һәм ачык итеп яза белү, шулар өстендә сәяси һәм идеологик сизгерлек көчле иде Ядкәр абыйда. Ул чын мәгънәсендә минем иң тәүге олы һәм зыялы остазым булды. Алай гынамы соң? Мине - Зур Чынлы авылының гади бер көтүче малаен, Чүпрәледә эшкә урнашуымның беренче вакытларында, бүтән фатир табылганчы, бер ел элек кенә өйләнешкән тормыш иптәше Рузания апа белән үзләрендә яшәттеләр. Гәрчә үз тораклары да әллә сигез, әллә тугыз гына квадрат метр булса да. Өстәвенә яшь бала - Фәритләре дә бар иде. Сыйдырдылар, тарсынмадылар.

Район Буага кушылып, язмыш безне аерса да, гомерем буе мин Ядкәр абый кебек белемле, эшлекле, кешелекле һәм изгелекле булырга омтылып яшәдем.

Ә Ядкәр абый үзе журналистикага, редакция хезмәтенә гомеренең 35 елын багышлады. Шуның 30 елдан артыгын "Коммунар"дан соң исемләнгән "Яңа юл"да редакторлык итте. СССР һәм Татарстан журналистлары берлегенең әгъзасы булуга иреште, "СССРның матбугат отличнигы" һәм "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. Хәзер газиз Чүпрәлебездә яши. 16 сентябрьдә аңа 79 яшь тула. Шушы уңай белән аңа багышлап күптән язылган шигъри юлларымны "Туган як"ны укучы якташларым игътибарына да тәкъдим итәсем килә. Миндәй шәкертләренең рәхмәтләренә ул мең кат лаек, дип саныйм.

Түгел лә мин талант тигән шагыйрь,

Сираҗилар тиңе булалмыйм,

Моңын сибеп, мохит-табигатьнең

Талларына посып шигъриятнең

Сандугачтай сайрап куналмыйм.

Ургыла җырлар күкрәгемнән,

Колачларым кысан, тар әле,

Йөрәгемдә ләкин ярлар ярган,

Моң чишмәсе булып ташып сарган

Чүпрәлем син, шөкер, бар әле.

Омтылсам да үҗәт бала сымак,

Суларында гына йөзәлмим,

Әллә шуңа шаулап чәчәк аткан

Хисләремне тамыр җәеп яткан

Җырга кушып түкми түзәлмим.

...Җиде җәйләр көтү куып йөргән

Чабатамны салган көннәрем.

Чакырдылар район үзәгенә

(Дулкынланган күңел өзә генә)

Шик-шөбһәдән качты өннәрем.

Чал тарихлы агач бер катлы йорт.

"Гәзит чыга шунда", диделәр.

Базымсынмый каттым бусагада,

Ике апа күреп шул чагында

"Кер, кер" диеп, каршы килделәр.

Өч өстәлле гади бер бүлмәдә

Иң тәүге кат күрдем мин Аны,

Әйтерсең лә шушы күрешүдә,

Бер сәгатьләп кенә сөйләшүдә

Кочакладым бөтен дөньяны.

Канат куйды: "Кырдан салып торган

Язмаларың начар түгел, дип,

Күчен безгә, кулың, телең чарла,

Белемем аз диеп куркып калма,

Гәзит хезмәтенә күмел",- дип,

Ядкәр абый! Сиздең микән шулчак:

Бүләк иттең нинди куаныч!

"Бу шатлыктан кая очыйм икән,

Ничекләп соң сине кочыйм икән?-

Багладың бит таудай ышаныч".

Үтте айлар. Ялың, көчең түктең-,

Осталыкка мине өйрәттең,

"Һәр иҗатың үткен булсын, диеп,

Саф касәгә генә тулсын", диеп,

Тормышымда ялкын көйрәттең.

Утыз биш ел тарттың гел җигелеп,

Күпме яшьләр үтте "кулыңнан"!-

Журналистлар, шагыйрь, язучылар,

Гыйлем чишмәләрен казучылар,

Саллы атлый сызган юлыңнан.

Олуг затлар кадир икән шул ул-

Йолдыз булып яна бүген дә:

Ярты гасыр артык еллар китеп,

Язмыш чоңгылларын бергә үтеп,

Ядкәр абый балкый күгемдә!

Редакциядән: Ядкәр Сафиуллович! Олуг остаз, мәшһүр журналист, онытылмас редактор, үрнәк гаилә башлыгы буларак бүгенге редакция коллективыннан да туган көнегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез. Киләчәктә дә исәнлек белән, озын гомер итү насыйп булсын!

Сез эшләгән еллар райондагы, илдәге үзгәрешләр чоры сезнең каләм аша тарихка кереп калган. Елъязмачы, остаз буларак та сез башкарган хезмәтләр хөрмәткә ия. Сез бүген дә коллективның киңәш бирер, тәҗрибә уртаклашучы ярдәмчесе. Рәхмәт сезгә, имин яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр