Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Өчнең икенчесе

Бу көннәрдә республика хәрби комиссариатларында кызу "урак өсте"-чакырылыш вакыты.

Әйтергә кирәк, Ватан алдындагы хәрби бурычны үтәү буенча Татарстан беренчеләр рәтендә йөри. Әлеге уңайдан РФ Премьер-министры Д.А.Медведев язгы чакырылыш буенча ясаган юлламасында да республика җитәкчелегенә уңай бәяләмәләрен әйтеп, рәхмәт белдерде.

Армия хезмәте инде 1 елга гына калуына да карамастан, әлегә аннан качып йөрүчеләр саны да шактый гына җыела. Алар өчен тиздән яңа закон проекты әзерләнер дип көтелә. Әлеге закон кабул ителгән очракта, армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр пенсиягә чаклы хезмәт хакларыннан 13 процент өстәмә айлык салым түләп торырга тиеш булачаклар. Ни генә булмасын, безнең район ир-егетләре һәрчак ил алдындагы вазифаларына намус белән карап, аны үтәргә тырышалар.

Әйтик, Шланга авылында яшәүче Айзәтовлар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән уллары Радик үткән ел армия хезмәтенә үз теләге белән китә. Аңарчы ул Тәтештә механиклар техникумында белемен күтәрә. Айзәтовлар өч ул үстерәләр, Радик гаиләдә икенче бала, абыйсы да, шулай ук, армия хезмәтен үти. Кечеләре әлегә Ульяновск шәһәрендә укый.

Хезмәт итү дәверендә Радик үзен бар яктан да үрнәк итеп күрсәтергә өлгерә, командирлар тарафыннан һәрчак рәхмәт сүзләре ала. Инде хезмәтен үтәп, туган авылына кайтканда да часть командиры С.Селюга тарафыннан Радикның әти-әнисенә Рәхмәт Хаты килеп ирешә.

Әйе, илгә-көнгә лаеклы шәхесләр үстергән мондый гаиләләр районыбызда шактый. Аларга алда да уллары белән горурланып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрбиләр