Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кеше сәламәтлеге сагында 42 ел

Табиб - иң игелекле һөнәрләрнең берсе, чөнки аларның кулында кеше гомере. Элек-электән үк бу һөнәр ияләре хөрмәткә лаеклы, культуралы, укымышлы кешеләр булган. Аларны халык та ихтирам иткән. Махсум Валиуллин шундыйларның берсе.

60 ел элек кышның иң салкын мизгелендә, 1956 елның 2 январендә, Абдулла абый белән Җәүһәрия апа гаиләсендә икенче бала булып, Махсум абый дөньяга килә.

1963-1973 елларда Махсум абый мәктәптә укый, уку алдынгысы була. Үз алдына олы максат куеп, табиб һөнәре сайларга уйлый. Хыялына ирешә дә. 1973 елда ул үз тырышлыгы белән Казан медицина институтының дәвалау бүлегенә укырга керә. 1979 елда аны тәмамлап, Зеленодольск шәһәрендә хирургия буенча интернатура уза. 1980 елда сентябрьдә туган авылына кайта һәм шушы елдан бирле кешеләр сәламәтлеге сагында, хирургия бүлегендә бик күп операцияләр ясап, Иске Шәйморза участок хастаханәсендә хезмәт итә.

Махсум Абдуллович һәрдаим белемен арттырып тора, хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, бик күп Мактау Грамоталары белән бүләкләнә.

1997 елдан районда бердәнбер белгеч: суд-мед-эксперт булып эшли башлый. 2002 елдан - гомумпрактика табибы.

-Әлеге һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме? дигән сорауга, аның җавабы:

Реклама

-Һич тә үкенгәнем булмады. Кеше гомере-иң кадерле нәрсә. Җирдә шушы гомерне саклау вазифасын үти алуым минем өчен олы вазифа. Минем ярдәм белән якты дөньяда яшәүләрен дәвам итүче авылдашларым бар икән, бу минем өчен бик зур куаныч. Димәк, гомер бушка гына узмаган.

Олы табиб бик бәхетле тормыш кичерә. Янәшәсендә һәрвакыт аңлап яшәүче тормыш иптәше Зөлфиясе бар. 1982 елда башланган уртак тормышның шатлыкларны бергә уртаклашып, кайгыларны бергә күтәреп, 33 ел гомер итәләр, төп нигездә әти-әниләрен, туган апаларын тәрбия кылып яшиләр.

1982 елның 2 январендә, нәкъ әтисенең туган көненә бүләк булып, уллары-Марсель туган иде. Бүгенге көндә ул әти-әнисенең горурлыгы булып, Казан шәһәрендә эшли, оешма җитәкчесе.

Хөрмәтле табибка алда тагын да күп шатлыклар насыйп булсын, балалар бәхете күреп, оныклар һәм оныкчыклар хөрмәте тоеп, Зөлфия ханым белән бергә, озын гомерләр итәргә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр юбилей