Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Кәкерле авылында Зәйтүнә апа белән Фарук абый Сәлаховлар 55 ел тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар

-Зәйтүнә авылда иң уңган, иң чибәр кызларның берсе иде. Шуңа да мөгаен аңа үземнең сөю хисләремне әйтергә кыюлыгым җитмәгәндер. Аның белән кушылган көннән бирле үземне бу дөньяда иң бәхетле кеше дип хис иттем,- ди Иске Кәкерле авылында гомер итүче Фарук Сәлахов.

Гадәттә яшь парлар өйләнеп бергә тормыш корганчы бер- берсе белән дуслашалар, аралашып йөриләр, бер- берсен аңлашалар, аннан соң гына гаилә коралар. Шуңа да карамастан, бигрәк тә хәзерге заманда, кайбер яшь гаиләләрнең тормышлары берничә ел үтәргә дә өлгерми салкын көзләрдә шиңгән чәчкәләрне хәтерләтеп юкка чыга, таркала. "Зәйтүнә апа, Фарук абый белән дуслашып та тормыйча кияүгә чыккансыз, ярату бар идеме?",- дигән сорауга: "Фарукның акыллы егет икәнен белә идем инде, бер авыл яшьләре бит без. Яшьтән әтисез үскәнгәме бөтен эшне белә, бик булдыклы иде",- диде дә кулларын янәшәсендә утырган иренең тезләренә куйды, күзләрендә мөлдерәп яшь тамчылары җемелди. Сиксәннең аргы ягына киткәч сәламәтлек тә бик сиздерә башлаган шул. Аяклары сызлый, өй эчендә бик авырлык белән генә үз кирәгенә көчкә атлап йөри. Гомер буе колхоз эше, җир туңгач та чөгендер казып алуларның нәтиҗәсе бу. Ул чактагы колхозчыларның күбесе саулык- сәламәтлеген шушы чөгендер кырында калдырды.

Фарук абый да унбиш яшеннән колхоз эшендә. 33 яшьлек әтисе 1942 елның маенда сугышка киткәч, өйдәге тормышны алып бару турыдан - туры аның җилкәсенә төшә. Алты бертуган бала булсалар да, дүртесе бик яшьли үк үлеп китәләр. Үзеннән берничә яшькә кечерәк сеңелесе Сәкинәне аякка бастыруда әнисенең уң кулы була. "Җиде яшендә генә булсам да әтинең сугышка китүен яхшы хәтерлим. Ул бик оста гармунчы, скрипкачы иде. Озатуга бөтен авыл халкы җыелды. Беренче хатында ук Ленинград фронтына китүе турында язды. Хатлар бик еш килмәде, мөгаен язышырга мөмкинлек тә булмагандыр. Менә соңгы хаты, ул 1944 елның апрель аенда килде. Аны гаиләбезнең иң кадерле ядъкәре итеп саклыйбыз. Аннан соң күп тә үтми аның хәбәрсез югалуы турында кайгылы хат алдык",- ди Фарук абый. -Әлбәттә, бик кайгырыштык, әниебез Асия үксеп- үксеп елый, без- ике бала аны кочып юатырга тырышабыз. Шулай да әниебез көчле рухлы һәм шул ук вакытта бик кешелекле кеше иде. 1942 елның декабрендә сугышка китеп үлгән абыйсының 9- 10 яшьләрдәге ике баласын гаиләбезгә алып, безнең белән бергә үстерде, тормышка чыгарды. Олы җанлы хатын- кыз иде мәрхүмә, урыны җәннәттә булсын",- дип дәвам итә ул сүзен. Сугыш чоры баласы булгангамы, Фарук абый тормышны бик ярата, аның матурлыгына сокланып һәр туган көнгә шөкер итеп яшәргә тырыша. Ерак Көнчыгыш шахталарында күмер дә кисә, белеме җиде сыйныф кына булса да, гомер буе колхозда бригадир, хисапчы, ревизия комиссиясе җитәкчесе кебек җаваплы эшләр башкара. Аңа берничә колхоз рәисе белән эшләргә туры килә, гадәттә яңа билгеләнгән һәр җитәкче үз тирәсенә яңа кадрлар туплау ягын карый бит. Әмма, туры сүзле, үзенә йөкләнгән һәр вазифаны төп- төгәл җиренә җиткереп үтәгән Фарук Кәбирович хакында барысыннан да җылы сүзләр генә ишетергә туры килә. "Фарук абый бик намуслы, вөҗданлы һәм конкрет кеше. Колхоз рәисе булып эшләгән елларда мин аңа ышана идем. Тапшырылган эшне үрнәк башкаруы белән дә авыл халкы арасында ихтирам һәм хөрмәт яулады",- ди Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов. Алар дүрт балага гомер бүләк иткәннәр. Барысы да уку йортларын тәмамлап югары белем алганнар, тигез, матур гаилә корганнар.

Реклама

"Без аларга мәңге бурычлы, юк- бар хезмәт хакына колхозда эшләп безне кеше иттеләр, тәрбия бирделәр. Кайчан кайтсак та өстәл җәеп каршы алалар, хәерле изге юллар теләп озатып калалар",- ди Казан шәһәреннән кайткан балалары. Расих исемле уллары фәннәр кандидаты, доцент, Казан федераль университетында кафедра мөдире булып эшли. Үзебезнең якташ булгач районга да ярдәме тигән. Район үзәген яңача төзекләндерү, парклар проектын эшләүдә үзеннән зур өлеш керткән. Тормыш иптәше дә фәнни кеше. Бер кызлары ленгвист- тәрҗемәче, Мексикада яши, интернет челтәре аша хәбәрләшеп торалар. "Балаларыбызга да, оныкларыбызга да Ходай исәнлек- саулык бирсен. Һәрчак шалтыратып хәлебезне беләләр, ерак яшәсәләр дә атна саен кайтып китәләр",- ди иңне- ингә куеп, бер тормыш сукмагыннан 55 ел бергә атлаучы Зәйтүнә апа белән Фарук абый. Рәсемдә: төп нигезгә җыелгач гаиләгә бәхет өстәлә (фото гаилә архивыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 55 ел бергә яшиләр