Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле егете десантчы Марсель Билалов

Иске Чүпрәле авылында туып үскән Марсель бала чактан ук солдат булырга хыяллана. Бигрәк тә аңа десантчы, диңгезче кебек хәрбиләр ошый. Алар турындагы фильмнарны да яратып карый.

18 яшь тулып армиягә барыр вакыт җиткәч тә, хәрби комиссариатта ул үзен элиталы гаскәрләргә җибәрүен сорый. Медицина комиссиясендәге табиблар егетнең физик яктан нык сәламәт булуын раслыйлар. Республика хәрби комиссариатында да егетнең теләгенә каршы килмиләр һәм Омск шәһәрендәге һава десанты гаскәрләренә җибәрәләр. Биредә өч ай укып өйрәнүләр үткәннән соң, механик белгечлеге буенча имтиханнар тапшыра. Аннан соң ул Рязань шәһәрендә урнашкан гвардияле парашют- десант полкында хезмәт юлын дәвам итә. Төрле өйрәнүләрдә катнашып югары нәтиҗәләргә ирешә, өлкән механик вазифасына күчерелә, ефрейтор званиесе ала. Марсельның тырышлыгын һәм чын хәрби белгеч булуын исәпкә алып, аны Тула шәһәрендәге аерым разведка батальонына күчерәләр. Улларының үрнәк хезмәт итүенә солдатның Иске Чүпрәле авылында яшәүче әти- әнисе Рамил белән Фәридә Билаловлар да бик канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февральВатанны саклаучылар көне десант