Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Ил олылый бала баккан, изге ананы

2 март көнне "Пирамида" сәхнәсендә "Ел хатын-кызы", "Ел ир-егете: хатын-кыз карашынча" республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов катнашты. Бүләкләнүчеләр арасында Яңа Элмәле авылыннан Валентина Ивановна белән Виталий Иванович Мулеевлар да бар иде. Россия Президенты Указы белән "Ата-ана Даны" ("Родительская слава") орденына лаек булган Мулеевларга республикабыз...

Яңа Элмәле авылы үзенең танылган шәхесләре белән урынлы горурлана. Монда чын мәгънәсендә тормышны яратып, теләсә нинди хезмәтне җиренә җиткереп үтәүче һәм заман кыенлыкларын җиңеп чыга алырлык халык яши. Җирлек территориясендә яшәүче татар, чуашны какшамас милләтләр дуслыгы берләштерә. 11 балалы Мулеевлар гаиләсен Казанга чакырып зурлагач та, авылдашлары шатлык хисе кичергән. Алар турында республиканың "Яңа гасыр" телевидениесе әзерләгән тапшыруны да бердәм караганнар.

Мулеевлар гаиләсе кунакчыл да булып чыкты. Яңа Элмәле авылы җирлеге идарәсендә салымнар буенча 1 нче категорияле белгеч хезмәтен башкаручы Валентина Ивановна үзе турында ачылып сөйләргә яратмаса да, күп балалы гаиләсеннән бик канәгать булуын яшерми.

-Валя белән 1978 елның көзендә таныштык. Мин ул чакта Бауман исемендәге колхозда шофер булып эшли идем, ә Валя- күрше Ульяновск өлкәсенең Цильна районына кергән Орловка авылы кибетендә сатучы. Шикәр чөгендере ташыганда еш кына шушы кибеткә керә идек. Беренче күрешүдән үк аңа гашыйк булганымны сизми дә калганмын. Ике ел чамасы дуслашып йөрдек. Бер-беребезгә кирәк булуыбыз көннән- көн ныграк сизелә башлады. Ниһаять, матур гына итеп туй бәйрәмен үткәрдек,-ди Виталий Иванович. Икесе дә ишле гаиләдә үскәнгәме балаларның күп булуы куркытмаган аларны.

-Тудылар да, үстеләр дә. Төрле вакыт булгандыр, еллар бер-бер артлы үтә торды, олыраклары кул астына керә башлагач бер-берсен карыйлар инде алар.

11 бала үстердек. Иң олы кызыбыз Ольга тормышта, дүрт улыбыз: Николай, Иван, Валерий һәм Александр өйләнделәр, барысы да Ульяновск шәһәрендә яшиләр. Калган балаларыбыз да шунда. Ә менә 11 сыйныфта укучы Алина, 9 нчы сыйныфтагы Сергей һәм 7 нче сыйныфта белем алучы төпчек кызыбыз Анна әлегә үзебезнең янда,-дип сүзгә кушыла Валентина Ивановна.

Балаларның бөтенесе дә әти-әниләре үрнәгендә кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Бакча эшләрендә, мал-туар карауда алар әти-әниләрен дә узып эшлиләр. Ә ишек алдындагы маллар аз түгел: өч баш үгез, ике сыер, җәйлеген дуңгызлар, казлар, үрдәкләр дә алалар. Балалар укуда да сынатмыйлар, төрле олимпиадаларда катнашып, төрле дәрәҗәдәге Дипломнар яулыйлар. Алина бигрәк тә рус һәм чуваш телләре буенча хирыс икән. "Чуваш сандугачы" дигән район конкурсында катнашып җиңү яулаган, "Кенгуру плюс" халыкара математика конкурс-уенында катнашкан. Физик культура буенча республика олимпиадасында призер булган. Ирекле көрәш ярышларында келәм тоткан.

Гомумән, аларның һәркайсы спорт белән шөгыльләнә, төрле ярышларда катнашып яуланган медальләр генә дә әнә ни чаклы?

"Әлеге гаилә авылда үрнәкләрдән санала. Әтиләре Виталий Иванович үзе дә сәламәт яшәү рәвеше белән яши. Алар балаларны үзара аңлашу, гуманизм, патриотизм һәм югары әхлаклылык атмосферасында тәрбияләү өчен бик күп көч куялар. Аларда хезмәт бәйрәмнәрен, осталык конкурсларын һәм туган көннәрне үткәрү матур гадәткә кергән. Монда җыр-бию, рәсем ясау, аш-су әзерләү кебек конкурсларны да бик теләп үткәрәләр. Авыл һәм мәктәп күләмендәге барлык мәдәни чараларда да аларның гаиләсе актив катнаша",- дип сөйли Яңа Элмәле урта мәктәбе директоры урынбасары Геннадий Николаевич.

Валентина Ивановнаны 2004 елның ноябрендә дә Казанга чакырталар. Ул вакытта аңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович тантаналы шартларда "Ана даны-Материнская слава" медален тапшырган.

-Балаларыбызны үрнәк тәрбияләүдә әниемнең дә өлеше зур. Хәзер аңа 77 яшь. Бергә бик тату яшибез. Олы яшьтә булуына да карамастан, тик утырганы юк, оныкларын үз куллары белән бәйләгән оекбашлары, бияләйләре белән сөендереп тора. Аш-суны да тәмле әзерли,-ди Валентина Ивановна. Әйе, Александра Петровнага монда һәрчак урын түрдән. Яшь вакытында сәүдә эшендә эшләп, күп мәртәбә Цильна районы Советына депутат булып сайланган ханымның да гаилә учагына җылы биреп торуына шик юк.

Менә шулай ничә буын бергә бөрегеп, замананың матур якларын гына күрергә тырышып яшиләр Мулеевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә