Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хөрмәткә, данга лаек Дания

Хөрмәтенә, данга лаек була Саф намуслы хезмәт кешесе. Җирдә үз урыныңны табып була Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.

Укытучы… Бүген галим дә, ташчы да, иген итүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт…

Сокланырлык гомер юлы узды Дания Җәмдиханова. Язмыш аны төрлечә сынады (2 яшендә ул әтисез кала, бер-бер артлы туганнарына кайгы-хәсрәт килә), әмма ул сынмады, сыгылмады. Башкаларга гел шатлык өләшеп, бары изгелекләр генә кылып, гомерен мәктәпкә багышлап яшәве дә аңа көч-куәт биргәндер.

Моннан 55 ел элек, 1961 елның 28 январендә Иске Кәкерле авылында Самат абзый белән Гөлкәшидә апа гаиләсендә, җиденче бала булып тагын бер кызчык дөньяга аваз сала. Дания бала чагыннан ук үзенең зиһенле, тапкыр, гадел булуы белән аерылып тора. Мәктәптә дә уңай билгеләргә генә укый.

Аннан соң Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Студент елларында активлык күрсәткән кыз югары уку йортын уңышлы тәмамлап, әнисенең терәге булу өчен, туган авылы Иске Кәкерлегә кайта. Мөгаллимлек эше туган мәктәбендә физика-математика дәресләрен укытудан башлана.

Балачагы бай табигатьле Иске Кәкерле авылында үтсә, язмыш аның киләчәген Кече Чынлы авылы белән бәйли. 1988 елда ул шушы авылга килен булып төшә. Хезмәт юлы да шушы авыл мәктәбендә дәвам итә. Биредә нинди генә фән укытырга туры килми аңа: рус теле, информатика, математика, химия.

Дания ханымның туры сүзле, йомшак күңелле, юмор хисле булуына, итагатьле сөйләшүенә, таләпчән, уртак тел таба белүенә сокланмый мөмкин түгел.

32 ел хезмәт стажы булган укытучының уңышлары байтак бүген. Район җитәкчеләре тарафыннан да мөгаллимәнең эше уңай бәяләнеп килә. Гаиләсендә дә Дания ханым үрнәк әни, яхшы хатын, туганнары өчен дә зур терәк, кунакчыл туган, олы таяныч булып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 55 яшьлек юбилей