Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гомер юлында-мәктәп еллары

Нәрсә ул бәхет? Бу сорауга берәү дә төгәл генә җавап бирә алмый торгандыр мөгаен. Берәүләр кешене кызыктырырлык чибәрлегеннән, нечкә зәвыклы,кыйммәтле киемнәреннән тәм тапса,икенчеләре, гаилә җылысы,гаилә матурлыгына канәгатьләнеп яшәсә,өченчеләренә, бәхетне хезмәт китерә.

Миңа сорау бирсәләр,

Бәхетең ни ул?- дисәләр

Бәхетем - шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

дип җавап бирер иде безнең җитәкчебез Тәскирә Рауфовна. Кеше яраткан эшен тапса,үзен бәхетле сизә һәм җәмгыятькә дә зур файда китерә.Мәктәбебезнең гүзәл үрнәге Тәскирә Рауф кызы Ибраһимова үзенә нәкъ менә шундый һөнәр сайлаган...

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә-кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың,тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый.Артка борылып караган саен узган гомер юллары,истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар,үтелгән юллар заяга узмаганлыгын, гомер көзләренә кергәндә әкрен генә барлый башлыйсың.

Гаилә тәрбиясен тоеп үскән Тәскирә бала чагыннан ук үзенең зиһенле,тапкыр,гадел булуы белән ачыла.Ул 1961 елның 10 гыйнварендә Иске Кәкерле авылында Рауф абый белән Гөлсайран апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.Беренче бала булгангадырмы,ул бүгенгесе көндә дә туганнары өчен зур терәк, олы таяныч булып яши. Балачагы бай табигатьле Иске Кәкерле авылында үтсә, язмыш аның киләчәген Кече Чынлы авылы белән бәйли. 1988 елда шушы авылга килен булып төшкәннән соң хезмәттәшләре аңарда булган җитәкчелек сыйфатларын күреп укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Бу эштә ул үзен таләпчән, оста оештыручы буларак таныта.1995 елда аңа мәктәп директоры вазыйфасы йөкләнә. Шушы чордан бирле ул үз коллективының олы таянычы, ныклы терәгә булып тора. Шул ук вакытта ул принципиаль һәм таләпчән дә. Алай гына түгел, ул үзенең җаваплылыгы, хезмәтенә тугрылыклы булуы белән башкалардан да шуны таләп итә.Тәскирә Рауфовна үз хезмәтен яратып башкара ,көн-төн дими,коллективны бер йодрыкка туплап ,әле дә төрле фикерләр,яңарышлар белән яши һәм педагогик коллективның да заман куйган бурычларны гамәлгә ашыруын максат итеп куя.- Һәр уңышның нигезе - тырыш хезмәт " ди.Аның шундый әйбәт һөнәри сыйфатлары бәрабәренә мәктәбебез дә күп кенә уңышларга ия. Агач-яфрагы белән, кеше кылган гамәлләре белән матур.Матурлык бит ул кешенең тышкы кыяфзте генә түгел ,ә кешенең әчке күңел хәләте,кылган гамәлләре, эшләгән эшләре һәм кешеләргә карата мөнәсәбәте.Тәскирә Рауфовна га табигать бу яктан да үзенең юмартлыгын кызганмаган.Мзктәптә бер яктан таләпчән җитәкче булса,икенче яктан үзе җитәкләгән коллективның һәрбер кешесе өчен ул тугры дус,акыллы киңәшче дә,шул ук вакытта өйдә дә уңган хуҗабикә,үрнәк хатын,мәрхәмәтле килен.

Хөрмәтле Тәскирә Рауфовна, Сез җир йөзенә бары тик игелекле эшләр өчен генә яратылган кешедер. Нинди генә эшкә алынсагыз да, вакытыгызны кызганмый эшләүче, кешелекле һәм ярдәмчел, зыялы шәхес.

Бүләк итәр идек мөмкин булса,

Сезгә язның барлык гөлләрен.

Сез үзегез безнең иң матур гөл,

Мәктәбебезнең гүзәл үрнәге.

Сагынырлык куанычлы мизгелләре, күркәм эшләре, кая барса да баш иеп исәнләшерлек укучылары булган укытучы-җитәкче сокланырлык гомер юлы үткән, ә алда әле тагын күпме еллар, серле юллар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 55 яшьлек юбилей