Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Геройны искә алып

Яңа Кәкерле урта мәктәбендә Зариф Алимовның һәлак булган көне билгеләп үтелде.

"Йөрәкләрдә син, Зариф!" дип исемләнгән кичәне мәктәп директоры Шамил Абдрахманов ачып, Зариф Алимовның тормышы, батырлыклары белән таныштырды. Кичәдә геройның бердәнбер туганы Заир Закиров та катнашты. Ул үзенең Зариф турындагы истәлекләре белән уртаклашып, аңа багышланган шигырен укучылар һәм кичәдә катнашучылар игътибарына тәкъдим итте. Ул, шулай ук, кичәдә катнашучыларга изге теләкләрен җиткереп, туганының бюстына чәчәкләр куйды. Герой исемен йөрткән дружина әгъзалары батыр турында язылган А.Абязовның "Зариф", татар теле укытучысы Г.Нәсыйбуллинаның "Авылдашыбыз Зариф" һәм башка шигырьләрне зур горурлык һәм тирән кичерешләр белән сөйләделәр. Киләчәктә дә аңа булган игътибарны киметмәскә һәм яшь буынга эстафетаны тапшырырга сүз бирделәр. Кичә сугыш чоры җырларын башкару белән тәмамланды. Соңыннан геройның бюстына чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр