Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Дөньядагы иң якын кешебез - әниебез турында

Ана, Әни, Әнием! Дөньядагы иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз бу. Әни, дип әйткәч, җир йөзе яктырып, җылынып киткәндәй була, күзгә яшьләр килә башлый.

Аналар турында сүз чыкса, мин иң элек үз әниемне -Югары Каракитә авылында туып-үскән, шунда 60 ел гомер кичергән Гелсинә Алим кызын күз алдыма китерәм. Гап-гади, тыйнак, сабыр, игелекле кеше ул.

1956 елның 3 мартында беренче яз аеның үзәк өзгеч салкын көнендә Газизовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән әни.

Акыллы, тырыш бала булып үсә ул. Мәктәптә яхшы билгеләргә укуына карамастан, 15 яшьлек кызга фермада эшләргә туры килә, чөнки өйдә әти-әни тәрбиясендә тагын 4 кечкенә бала була. Мәхәббәт утында янып, яраткан кешесенә кияүгә чыгып, бәхетле булдым дигәндә генә, кечкенә кызчыгын тотып ялгызы кала. Әти-әнисе таяныч була аңа. Күршедәге мәрхәмәтле укытучылар гаиләсе дә ярдәмгә килә. Мәктәп ашханәсенә пешекче булып эшкә урнашырга ярдәм итәләр. Матур гына эшләп торса да, яшь йөрәк, яшь күңел гаилә корырга омтыла. Икенче никахыннан бер малай алып кайта әни.

Әни ике баласын да акыллы, мәрхәмәтле итеп, хезмәтне яратырга өйрәтеп, үстерде.

Реклама

Оныкларының олы күңелле булып үсүләренә Миннеалим бабай белән Гөлҗиһан әби дә зур тырышлык куялар.

Язмышның бик күп сынаулары аша узса да, ачык йөзле, киң күңелле, ачу сакламаучы кеше булып кала белгән әниебез.

Тормышка, кешеләргә булган ышанычын югалтмаган. Үзе дә югалмаган, йөзен ак итә, намусын саф саклый белгән. Шуңа да хөрмәтле ул.

Шушы язның матур бер көнендә әниебез юбилеен билгеләп үтә. 3 мартта аңа 60 яшь! Әниебезгә исәнлек-саулык, иман байлыгы, шатлык-куанычлар телибез, якыннарының җан җылысын тоеп, бала-оныкларының игелеген күреп озак яшәргә насыйп итсен. Рэхмәтлэргә hәм рәхәткәк төренеп яшә Әни!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр