Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шагыйрь Рафаил Сираҗи бездә кунакта

Районда яшәп, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче журналист, крайны өйрәнүче, шагыйрь Рафаил Сираҗи белән балалар китапханәсендә очрашу узды.

Рафаил Сираҗины районда белмәгән кеше юктыр. Аның авторлыгында күп кенә, шул исәптән, район тарихы турында зур мәгълүматка ия булган "Чүпрәле узган юллар" дип исемләнгән китаплар дөнья күрде. Алар бүгенгесе көндә үзәк, балалар, мәктәп китапханәләре киштәләрендә урын алган.

Укучылар шагыйрь белән очрашу барышында аның биографиясе, хезмәтләре турында, шулай ук, шигырьләрен сөйләделәр. Чарада Рафаил Сираҗи сүзләренә язылган җырлар тыңланды.

Рафаил Сираҗи үзе дә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар җиткерде, иҗатына булган бәяләмәләрне җылы кабул итеп алды.

Шагыйрьгә киләчәктә дә саекмас иҗат җимешләре теләп, укучылар алдагы очрашуларга өмет баглап таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шагыйрь