Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Батыр якташларыбызны барлаганда

Төньяк Кавказда хәрби антына ахыргача тугры калып, бандитлар пулясыннан батырларча һәлак булган якташыбыз Александр Шуркин истәлегенә оештырылган көрәш турнирында, күкрәгенә дистәләгән орден -медальләр таккан офицер белән таныштык.

Ярышларны ачу тантанасында читтән кайткан мәртәбәле кунаклар да күп иде. Бу үзенә күрә каһарман якташыбызны олылау билгесе булса, аның әнисенә һәм якын туганнарына карата олылау, хөрмәт күрсәтү, үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең бер мисалы да булып тора. Тантанада фикер алышучыларның күпчелеге спорт залына килгән яшүсмерләргә орденлы әлеге офицерны үрнәк итеп сөйләделәр, районыбыздан чыккан шушындый лачыннарга хас егетләрдән үрнәк алырга чакырдылар. Кем соң ул данлыклы офицер? Үзе турында бик үк ачылып сөйләмәсә дә, күкрәгендәге дәүләт бүләкләре аның кыю командир булуы, утлы сугыш сукмаклары аша үтеп үлем белән йөзгә- йөз очрашуы турында дәлиллиләр сыман. Әйе, һәр орден- медальнең артында аның батырлыгы ята. Дәүләт бүләкләре юкка бирелми ул.
...Кече Аксу авылында яшәүче Ольга һәм Анисим Елизаровлар гаиләсендә 1963 елның 22 мартында ....бала булып дөньяга аваз сала Леонид. 1980 елда Түбән Чәке урта мәктәбен уңышлы тәмамлый һәм бер ел да үтми хәрби хезмәткә алына. Байкал арты хәрби округында изге бурычын үтәп кайткач та, Ульяновск шәһәрендәге юл- патруль хезмәтенә эшкә урнаша. Егетнең кыю һәм тәвәккәл, теләсә нинди шартларда да акыллы эш итә белүен исәпкә алып эчке эшләр органнары җитәкчеләре Леонидны Ташкенттагы югары командалык гомуми гаскәрләр училищесына укырга җибәрәләр. 1993 елда әлеге хәрби уку йортын югары билгеләргә генә тәмамлаган яшь лейтенант янә Ульяновск шәһәренә кайта һәм өлкә эчке эшләр идарәсе каршындагы "СОБР" отрядында оператив хезмәткәр вазифасын үти, җәмәгать тәртибен саклауда үрнәк күрсәтә. 1994 елда кыю командир Төньяк Кавказ регионында ике елга якын командировкада була. Тау араларындагы бандаларны коралсызландыру, тыныч тормышта яшәүче халыкның һәм социаль объектларның иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Көрәш турниры башланыр алдыннан да ул Чечен Республикасындагы катлаулы хәлләрне, Александр Шуркинның хәрби задание үтәгәндә ничек һәлак булуын ассыклады. Бәхете булган күрәсең, аның үзенә дә берничә мәртәбә үлем тозагыннан исән- имин котылырга Ходай насыйп иткән. Сугыш бит, ә ул кабәхат берәүне дә аямый. Күрсәткән каһарманлыклары өчен Л. Елизаров "Батырлык ордены", "Ватан алдындагы тәкъдир ителерлек хезмәте өчен" I һәм II дәрәҗәдәге орденнар, "Батырлык өчен" һәм башка медальләр, "ПМ" маркалы исемле корал, РФ Кораллы көчләре Баш Командующие В. Путинның Рәхмәт Хаты, Ульяновск өлкәсе хакимияте башлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. Полковник Леонид Анисимовичның хатыны Елена Николаевна да эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт куя. Ике балалары мәктәптә белем ала. -Якташыбыз үзе укыган мәктәпкә бик еш кайта. Балалар белән очрашулар үткәрә, хәрби һәм Суворов училищеларына укырга керүдә егетләргә ярдәм күрсәтә. Әле берничә ел элек кенә, Кавказдагы кайнар нокталарда "СОБР" (тиз җавап бирүгә сәләтле махсус отряд) сотрудниклары кулланышында булган ату кораллары алып кайтып күргәзмә оештырды,- дип сөйли тарих укытучысы Николай Кузьмин. Киләчәктә әлеге кыю һәм каһарман якташыбыз турында район музеенда экспонатлар һәм мәгълүматлар туплау һәм аның үрнәгендә яшьләргә тәрбия бирү бик отышлы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр