Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Автотранспортка багышланган гомер

Шофер -үзенчәлекле һөнәр. Аның үз романтикасы, традицияләре, үз «характеры» бар. Ул бик күп физик көч куюны, осталык, төгәллек һәм эмоциональ кичерешләр таләп итә. Транспортчылар арасындагы үзара ярдәм, гаделлек, хезмәт сөючәнлек төшенчәләре, кыенлык килгәндә бер- береңне ташламау әлеге һөнәр өчен горурлык хисләре уята.

Октябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган автотранспорт хезмәткәрләре көне Ринат Хәйретдинов өчен дә иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Бөтен тормыш юлын автомобиль транспорты белән бәйләгән һәм район үсеше өчен бар тырышлыгын куйган Ринат Фәтхуллович үзенең хезмәт эшчәнлеген 1967 елда, Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң район "Сельхозтехника" берләшмәсендә башлый. Армия хезмәтеннән соң да шушы ук коллективка эшкә кайта. Шофер егет бер үк вакытта слесарь һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Читтән торып Чистай совхоз- техникумын тәмамлап, техник- механик белгечлеге ала. Хезмәттәшләре арасындагы авторитетын, һөнәри осталыгын һәм эшне оештыра белү сәләтен күреп аны 1977 елда "Сельхозтехника" предприятиесенең хуҗалык исәбендәге транспорт бүлекчәсенә җитәкче итеп билгелиләр. 1979 елның июль аеннан "Сельхозтехника" берләшмәсе управляющиенең автотранспорт буенча урынбасары вазифасын башкара. - Ул елларда безнең оешма районда иң эреләрдән санала иде. Төрле маркадагы йөз иллегә якын йөк автомашинасы икътисад тармагы үсешен һәм кешелек тормышындагы барлык өлкәләр эшен тәэмин итүдә зур активлык күрсәтте. Райондагы йөк ташу эшләренең 80 процентын диярлек безнең шоферлар үтәде. Алар арасында хезмәт җиңүләре яулап СССР, ВДНХ һәм Татарстан Республикасының Дипломнары, Мактау Грамоталары белән бүләкләнүчеләр дә булды. Автомобильче һөнәре- ул һәркөнлек авыр хезмәт, гражданнар тормышын аларның бердәм һәм намуслы эшләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Элек елларда үзем белән бергә эшләгән барлык шоферларга, диспетчерларга, слесарь- ремонтчыларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге көндә дә юлларга чыгып киткән барлык һәвәскәр һәм һөнәри автомобильчеләргә имин юллар, нык исәнлек, уңышлар һәм автотранспортларының ышанычлы булуын телим,- ди Ринат Фәтхуллович. 30 елга якын шушы коллективны җитәкләгән хезмәт ветераны Ринат Фәтхуллович үзе дә СССР Югары Советы президиумы Указы нигезендә "Хезмәттәге аерымлылыгы өчен" медале белән бүләкләнә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автотранспорт