Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

50 ел бергә тормыш юлыннан

Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Римма Абделхәй кызы белән Ингел Зәкиулла улы Фәхретдиновлар - Зур Чынлы авылының ныклы гаиләләренең берсе.

белем алалар. Аларның туу урыннары гына түгел, язмышлары да уртак, бер төрле-сугыш чоры балалары. Сугыштан соңгы елларның бар авырлыкларын үз җилкәләрендә татып үсәләр алар.

Кече яшьтән белемгә омтылган Римма апа Зур Чынлы җиде еллык, Иске Шәйморза урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. Апас районының Йомралы авылында беренче хезмәт чыныгуын ала. Ингел абый мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белем алып, икътисадчы-бухгалтер белгечлеген үзләштерә. 26 ел туган авылында колхозда бухгалтер хезмәтен башкара. Хезмәт дәверендә Ингел абыйга алты рәис белән эшләргә туры килгән. Лаеклы ялга чыгар алдыннан бүтән эшкә күчеп, слесарь хезмәтен башкарган. Пенсиягә чыкканнан соң да әле хезмәтеннән тиз генә аерылмаган.

1966 елда язмыш җилләре Римма апаны Ингел абый белән кавыштыра. Римма апа туган авылына кайтып, лаеклы ялга чыкканчы, балаларга белем бирә. Лаеклы ялга чыкканнан соң да әле ул хезмәтен дәвам итә, балалар бакчасында мөдир, колхоз идарәсендә партоешма җитәкчесе урынбасары булып эшли. Балаларга гарәпчә уку-язу күнекмәләрен дә өйрәтә ул.

Римма апа шигъри җанлы кеше, аның бик күп шигырьләре район газетасы битләрендә дөнья күрде. Шул ук вакытта тарихчы да ул. Зур Чынлы авылы тарихына багышлап, "Авылым тарихы" дип исемләнгән китап та чыгардылар. Чыгардылар дим, чөнки Ингел абый Римма апаның төп таянычы, ярдәмчесе була. Аннан соң китап чыгару чыгымлы эш бит ул. Дөрес, ярдәм итүчеләр дә табыла (Римма апа ярдәм итүчеләргә бүген дә рәхмәтле), әмма төп чыгымны гаилә үзе күтәрә. Ә бу исә ир белән хатын бер-берсен аңлап, бер сулыш белән яшәгәндә генә мөмкин.

Ингел абый да, Римма апа да үзләрен бәхетле саныйлар. Кызлары Алсуга, уллары Әсхатькә ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Ингел абый белән Римма апаның ике оныгы, ике оныкчыклары бар. Ял, бәйрәм көннәрендә алар барысы бергә җыелып кайтып, өйне шат авазларга күмәләр.

Алар шатлыкта да бер-берсенә терәк булып яшиләр. Мөгаен, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәгәндә генә илле һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәп буладыр ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 50 ел бергә