Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

34 ел мәктәп директоры вазифасында

Менә инде 39 ел мәктәп бусагасыннан укытучы-мөгаллим буларак атлап керә ул. Шуның 34 елы мәктәп директоры вазифасында узыла.

Районда гына түгел, республикада да танылган Зур Чынлы урта мәктәбе аның икенче туган йорты. "Берәүне дә игътибарсыз калдырмый, һәркемгә ярдәм итә", диләр аның турында хезмәттәшләре. Коллектив, авыл халкы, укучылары арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучы директор ул Наил Мостафа улы Низамов.

Армия хезмәтен тәмамлап, старшина званиесендә авылга кайткан яшь егетне ул чордагы мәктәп директоры Роберт Закиров военрук итеп, эшкә ала. Шул ук елны Наил Мостафа улы читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә.

-Директорлар арасында стаж буенча да, яшь буенча да иң өлкәнедер мин,-ди ул елмаеп.

Наил Мостафа улы директор буларак хезмәтен башлаган елларда мәктәп әле күмер белән ягып җылытыла торган була. Бүлмәләрдә салкынлык, җылыту системалары иске. Беренче эшен ул мәктәпнең җылыту системасын алмаштырудан, төзекләндерүдән башлый. Районда газлаштыру тотынгач Зур Чынлы урта мәктәбе, район мәктәпләре арасында, беренчеләрдән булып газ белән ягып җылытыла башлый. Әлбәттә, бу эш тә директорның көн-төн тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе.

Наил Мостафа улы директорлык иткән чорда мәктәп яшь, белемле кадрлар белән тулылана. 1990нчы еллардан бирле мәктәп яңа уку елына әзерлек буенча һәр ел диярлек беренче урыннарны алып килә. Зур Чынлы укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы бирәләр. БДИ башланганнан бирле Зур Чынлы урта мәктәбендә бер генә бала да имтиханнарны тапшыра алмыйча, аттестатсыз калмаган. Киресенчә, укучылар кайбер фәннәрдән бик югары баллар җыеп, югары уку йортларына керәләр. Соңгы ике елда Зур Чынлы урта мәктәбе "Республиканың иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кергән. Быел да исәпләре-әлеге исемлеккә керү.

Тормыш иптәше Фәридә Мидехат кызы да, лаеклы ялга чыкканчы, Зур Чынлы урта мәктәбендә балаларга математика фәне буенча белем бирә. Фәридә ханымның укучылары да ел саен математика буенча БДИны югары балларга тапшырып, укытучыларын сөендерәләр. Алар тату гомер итеп, гаиләләрендә өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызларының өчесе дә югары белем алганнар. Олы кызлары Алсу инде тормышта, әти-әнисенә ике онык та бүләк иткән. Бәйрәмнәрдә, җәйге каникулларда балалар, оныклар бергә җыйналып, туган нигезгә кайта.

Наил Мостафа улының намуслы хезмәте төрле елларда район башлыгының, мәгариф министрлыгының Мактау Грамоталары, Россиянең халык мәгарифе отличнигы билгесе, 2005 елда мәгариф лидеры Грамотасы, "Казанның 1000 еллыгына" медале белән бәяләнгән.

...Гади генә хезмәт юлы кебек, бер карасаң. Шул гади генә юлда күпме игелек кылынган да, үткәннәр ак җеп булып сузылган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр директор мәктәпләр тормышыннан