Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше

Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.

Тормышта үз юлын табып, гомерен хезмәткә багышлаган кешеләрне бәхетле дип атарга буладыр. Чөнки алар үз эшләрен яратып, күңел биреп башкаралар. Иске Шәйморза авылында яшәүче һәм шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев та нәкъ шундыйлардан.

Гади хезмәткәрдән оешма җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм күп еллар тормыштагы катлаулы авырлыкларны җиңеп чыгып, каршылыкларга бирешмәгән җитәкчене туган авылында да, районыбызда беләләр, хөрмәт итәләр. Ул игелекле җитәкче, оста оештыручы.

Тимерша Хәйрулла улы күп балалы гаиләдә икенче бала булып туа. Әтисе Хәйрулла ага сугышта катнаша, әнисе Өммегелсем ханым тыл хезмәтчәне була. Тимерша абыйның әтисе дә, әнисе дә гомер буе колхозда хезмәт куйганнар, балаларының һәрберсенә югары белем алырга һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр.

Тимерша абый Иске Шәйморза урта мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Буа ветеринария техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, туган авылына кайта. Туган колхозында участок ветеринария табибы булып эшли башлый. Ул вакытта Иске Шәйморза ветеринария участогына Кече һәм Зур Чынлы, Борындык, Кече һәм Иске Шәйморза авыллары кергән. Ул елларда авылларны тоташтыручы юллар булмый. Тимерша абыйга да бердәнбер транспорт чыганагы булган ат белән үз карамагындагы авылларга барып, малларга ветеринария ярдәме күрсәтергә, тикшерергә туры килә. Техникумны тәмамлагач ук, Казан ветеринария институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Укуны эш белән бергә алып бара ул. Бөтен йөрәген биреп, намус белән эшли. Аның уңышлы хезмәте турында район, республика ветеринария берләшмәсеннән төрле елларда тапшырылган Грамоталар да раслый.

1985 елда аны "Ялкын" колхозына рәис итеп билгелиләр. Биредә ул 1991 елның мартына кадәр хуҗалыкны җитәкли. Әлеге авылда бүген дә әле абруйлы җитәкчене зур хөрмәт белән искә алалар, аның игелекле, миһербанлы булуы турында әйтәләр. 1991 елда аны "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе " ААҖнең "Бурундукнефтепродукт" филиалы генераль директоры вазифасына күчерәләр. Биредә ул пенсиягә чыкканчы, пенсиягә чыкканнан соң да әле аны эштән җибәрмиләр, шул ук вазифада тагын 3 ел эшли.

Төрле елларда фидакарь, намуслы хезмәте өчен Тимерша Хәйрулла улы “Казанның 1000 еллыгы" медале, район башлыгының, район агроидарәсенең һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау Грамоталары белән бүләкләнә. Мактау Грамоталары арасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән бирелгән Грамоталар да бар. Аңа хезмәт ветераны исеме бирелә.

Реклама

Тормыш иптәше Хания Хәсәнҗан кызы белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр, балаларына югары белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә Тимерша абый белән Хания апаның балалары инде үзләре гаилә корып яшиләр, балалар тәрбиялиләр. Тимерша абыйның биш оныгы бар.

Бүгенге көндә Хәния апа һәм Тимерша абый үз йортларында икәү генә яшәсәләр дә, аларның өйләре һәрвакыт кунаклар белән тулы, балалары атна саен әтиләре белән әнисе янына кайталар. Юбилей көнендә дә, барлык балалары, оныклары әти-бабаларын туган көне белән котларга килгәннәр. Бу көнне юбилярны котларга авылдашлары, аның барлык дуслары, туганнары, күршеләре, аксакаллары килгән иде.

Хезмәт ветеранын котларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов һәм район ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин килгән иде. Тәлгать Халитов район башлыгы Марат Гафаров һәм шәхсән үз исеменнән ветеранны юбилее белән котлады, аңа бүләкләр һәм Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль тапшырды, сәламәтлек теләде. Рөстәм Хәмидуллин район ветераннар советы исеменнән истәлекле дата белән котлап, юбилярга бүләкләр һәм район ветераннар Советы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Хәния апа белән Тимерша абый бәйрәм мизгелләрен уртаклашкан һәркемгә бик шат иделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев