Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Карип Иниятулла улы Алиакберовка 75 яшь

Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Карип Иниятулла улы Алиакберов шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәме - 75 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Карип абый апалары Нәфисә һәм Сәриядән соң өченче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Иниятулла сугышка киткәндә ул туарга өлгерми кала, бер тапкыр да әтисен күрә алмый. Карип абый туу турында хәбәр салгач, озак та үтми әтиләренең Смоленск шәһәре тирәсендә барган сугышларда һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә алар гаиләсенә. Әниләре Маһиәнвәр өч бала белән 28 яшендә тол кала һәм бүтән кияүгә чыкмый, ялгызы, ким-хур итми, тәрбияләп үстерә балаларын. Карип абый бүген дә бик рәхмәтле әнисенә.

Карип Иниятулла улы- үзенең бәхетен туган җирдә тапкан, тормыш юлын авыл хуҗалыгына, игенче хезмәтенә багышлаган җир кешесе. Мәктәпне тәмамлауга, үзен игенче хезмәтенә багышларга карар кыла һәм агрономнар әзерли торган техникумны тәмамлап, туган авылына әйләнеп кайта ул. Башлап 18 ел ул вакыттагы "Ирек" колхозында учетчик вазифасын башкара. Соңрак, ул чордагы колхоз җитәкчелеге аның тырыш, намуслы хезмәтен, булдыклылыгын күреп, аңа баш агроном вазифасын тәкъдим итә. Әлбәттә, ризалаша ул һәм ялгышмый да. Чәчелгән игеннәрнең тигез рәтләр булып тишелүенә сөенеп, иңнәренә канатлар үскәндәй хис иткән чакларында һөнәрен дөрес сайлавына күп тапкырлар инана Карип абый.

Карип абыйның тормыш иптәше Әлфия апа да шушы авыл кызы. Карип абый кебек үк ул да гомерен авыл тормышына багышлаган шәхесләрнең берсе, 30 ел фермада хезмәт куя, сыер да сава, яшь бозаулар да карый, нинди хезмәт кушсалар да, баш тартмый. Карип абый белән тигез тормышта алар өч бала: ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә югары белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Уллары Марат һәм Фәрит зоотехник һөнәрен сайласалар, кызлары Гөлфия укытучы һөнәрен үз иткән. Балалары аларны инде оныклар белән дә сөендергәннәр. Бүгенге көндә Карип абый һәм Әлфия апаның алты оныгы бар. Аларның тормыш корып яши башлауларына да 50 ел тулган.

-Бик матур яшәдек һәм яшибез, аллага шөкер. Тормыш иптәшем бик акыллы кеше, миңа тугрылыклы ир, балаларыбызга үрнәк әти булды, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшибез,-ди Карип абый турында Әлфия апа.

Авылдашлары әйтүенчә, Карип абыйның куллары "алтын", нинди генә эшкә алынса да башкарып чыга. Ул яктан Карип абыйны Фәтхелислам һәм Хәйрулла бабаларына охшаган диләр. Заманында Фәтхелислам бабай үзе суга торган машина ясаган, үз тырышлыгы, көче белән хәлле тормышка ирешкән булган. Хәйрулла бабасы да бик уңган кеше булган, арбаларга тәгәрмәчләр ясап көн күргән.

Бүгенге көндә Әлфия апа да, Карип абый да дин юлына басканнар, авылдашлары Венера апа Рамазановадан гарәп теленә, дин гыйлеменә өйрәнгәннәр. Уразалар тотып, намазлар укып, тыелганнардан тыелып яшиләр, Венера апа Рамазановага бик рәхмәтле алар.

Бәйрәмнәрдә, ялларда Карип абый һәм Әлфия апаның өе гөрләп тора. Балалары, оныклары әти-әниләренең һәм әби-бабаларының хәлләрен белешергә еш кайталар. Без килгәндә дә Мәскәүдән уллары Фәрит, киленнәре Гөлия һәм оныклары Рәзил кайткан иделәр инде. Карип абыйның юбилее уңаеннан район ветераннар советыннан Ринат Низамов, Расих Вилданов, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов та килгән иделәр. Алар Карип абыйны юбилее белән тәбрик итеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр юбилей