Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Узган еллар, гомер юллары

Мидхәт Садыйков 1955 елның 20 маенда Яңа Кәкерле авылында туа. Үз авылының сигезьеллык, аннан соң Иске Кәкерле урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел үз авылларында физкультура укыта. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Яңа Ишле сигезьеллык мәктәбендә янә бер ел эшли.

1976 - 1981 елларда КДУның (хәзер инде КФУ) журналистика бүлегендә укый, аннары ун елга якын Биектау район газетасында мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. Алга таба аның хезмәт биографиясе кабат мәгариф өлкәсенә барып тоташа. Башта Казан педагогия училищесында, аннары ир балалар лицеенда татар теле һәм әдәбиятын укыта, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары була. 1998 елдан «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире.

Мидхәт Садыйков прозаның кыска жанрларында иҗат итә. Аның иҗади әсәрләре Татарстан республикасының төрле газета-журналларында даими рәвештә басылып килә. Шул ук вакытта М.Садыйков 1985 елдан бирле Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы. Тырыш хезмәте өчен аңа 2011 елда "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирделәр.

Мидхәт бүген дә үз хезмәтендә, шатланып, көлеп эшли. Аның быел юбилейлы елы булуга карамастан,олыгаерга исәбе юк. Без аңа, киләчәк тормышында тагын да зур, иҗади уңышлар, исәнлек белән әле тагын да бик озак еллар эшләвен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр