Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“Үзем генә яшәсәм дә, ялгыз түгелмен“

Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Фоат Мөхәммәтшин зур юбилеен билгеләп үтте.

Фоат Мөхәммәтшин 1924 елда Иске Кәкерле авылында туа. Шушы авылдагы мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул Казанда дүрт айлык бухгалтерлык курсларында укып, һөнәр үзләштерә. Аннан колхозда хисапчы булып эшли. 1943 елда сугышка алына.

Фоат абыйга сугышның мәхшәрен Белоруссия якларында күрергә туры килә.

-Миче белән морҗасы гына утырып калган өйләр, авыллар бүген дә күз алдымда тора,-ди ул.

Фоат абый сугыштан яраланып кайта, 2 нче төркем сугыш инвалиды ул. -Аягымда калган кыйпылчыклар олыгайган саен үзен сиздерә,- ди.

Сугыштан ул 1945 елның азагында, беркүпме штабта эшләгәннән соң, кайта. Шушы авыл кызы Разыя белән тормыш корып җибәрәләр. Кызганычка каршы, пар канаты вафат булган. Инде 15 ел берьялгызы гомер кичерә Фоат абый. Разыя ханым да тракторда эшләгән, окоплар да казыган була.

Фоат абый бухгалтер булып, озак еллар эшли.

-Нужаны күп күрдек, 11 балага гомер бирдек. Өчесе яшьли вафат булды. Күбесе читтә яши. Аллага шөкер, кайтып йөриләр, үзем дә кунакка барам.

Фоат абый вакыйгаларны детальләп сурәтләп бирә. Район, республика, ил яңалыклары белән даими танышып бара. "Газетаны хат ташучы кулыннан алуга ук укып чыгам", ди.

Аны якын итеп һәм хөрмәтләп, юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов килгән иде. Балалары, оныклары да бары тик изге теләкләр генә телиләр аңа. Озын гомерле һәм сәламәт булсын, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр