Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Үз җиреңдә, үз халкыңа хезмәт итеп

Иске Чүпрәле авылында һәркемгә бик таныш матур гаилә яши. Ни өчен һәркемгә таныш, чөнки әлеге гаилә гомерләрен кеше сәламәтлеге сагында торуга багышлап, игелекле хезмәт куя, рәхмәтле гомер кичерә. Сүзем Светлана һәм Владимир Тяхиннар турында.

Дөресрәге, язмамны башларга мәҗбүр итүче сәбәпләрнең берсе булып, әлеге гаилә башлыгы Владимир Тяхинның күркәм юбилее тора. Инде һәркемгә мәгълүм булганча, Владимир Тяхин район үзәк хастахәнәсендә стоматолог һәм рентгенолог табибы булып хезмәт куя. Әлеге һөнәрне сайлавы да тикмәгә булмый аның. Әнисе Елизавета да шушы һөнәрдә гомерен үткәрә, 42 ел шәфкать туташы булып хезмәт куя. Яшь Владимир күз алдында үткән әнисенең гомер юлы, табибларга карата булган хөрмәте балачактан ук тәрбияләнә. Шуңа да ул берсүзсез киләчәктә үзен нәкъ шушы өлкәдә күрергә тели һәм теләгенә ирешә дә.

Урта мәктәпне тәмалаганнан соң, иң элек училищеда белем ала, аннан ир-егет буларак Ватан алдындагы вазыйфасын үти. Шуннан соң бар яктан фикерләре тупланган, тормышка аек караш белән караган егет Казан дәүләт медицина институтына юл ала.

Мәктәп елларында да уку алдынгысы булган Владимир югары уку йортында да сынатмый, теләп, бик яхшы билгеләргә генә укый. Уку елы чорында, район үзәк хастаханәсенә кайткан җиреннән, үзенең булачак тормыш иптәше Светлананы очрата. Бер ел дигәндә алар гаилә дә төзиләр, уллары Виталий һәм кызлары Александрага гомер бирәләр. Бүген исә уллары үзе дә әти-әниләре сайлаган һөнәрнең дәвамчысы булып Чабаксар шәһәрендә белем ала. Кызлары Александра исә, урта мәктәпне тәмамлап, киләчәктә, шулай ук, үзен табиблык өлкәсендә күрергә тели.

Язмыш юллары әлеге гаиләне иң элек Казан, аннан Ульяновск шәһәрләре белән бәйләсә дә, нәтиҗәдә туган җир барыбер үзенә тарта. Бирегә кайтып урнашуларына да инде аларның ике дистә еллап вакыт узып бара.

Эшкә кайткан вакытларны, бүгенге заманча алга китешләр белән чагыштырганда "җир белән күк арасы", ди Владимир Витальевич.

-Хәер, ул шулай булырга тиеш тә, медицина кешелектән һәрчак алда барса гына югары нәтиҗәләргә ирешәчәк,- дип белдерә ул үзенең фикерен. Эшләү дәверендә ул үзе дә һәрдаим яңалыкларны үзләштерергә омтыла, курслар тәмамлый, табиб-рентгенологка укый, бүген исә һәр ике белгечлеге буенча да I нче категориягә ия булып тора.

Гадәттә, табибларны бик тә җитди һөнәр ияләре буларак кабул итәргә өйрәнгәнбез. Һәм бу һичшиксез шулай булырга тиеш тә, чөнки аларга кешелекне саклап калу бурычы йөкләнгән.

Ә менә Тяхиннар гаиләсенең төрле мәдәни чараларда катнашулары, күпләр өчен ачыш та булырга мөмкин. Район мәдәният йортында булсын, республика күләмендә үтүче чаралар булсын, әлеге гаиләне концерт номерлары белән сәхнәдә күрергә була, кызлары Александра да һәр мәктәп чарасының үзәгендә. Владимир Витальевич үзе дә бик хисчән, моңлы шәхес, гитарада уйнарга, җырларга, сәяхәт итәргә ярата. Әмма соңгысына вакыт җитмәү белән генә килешергә кала.

-Гаилә белән бергәләп ял итү сирәк эләгә, әмма аны истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз,- ди ул.

Бәхетнең бер элементы булып башкарган хезмәтеңнән канәгатьлек тоеп, кешеләргә кирәк булып яшәү дә торадыр. Тяхиннар исә моңа табиблык чылбырын буыннардан- буыннарга күчерүне, туган җирләрен үз итүне дә өстәгәннәр. Бу гаиләгә сокланырга гына кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиб