Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Югары Каракитә авылында яшәүче Әминә әби Сирачевага 95 яшь тулды

Югары Каракитә авылында туып, үсеп, бүгенге көнгә кадәр шунда гомер итеп ятучы Әминә Сирачевага шушы көннәрдә 95 яшь тулды.

Әминә әби крестьян гаиләсендә бишенче бала булып, дөньяга аваз сала. Ләкин аңа әти назын татып үсәргә насыйп булмый. Әминә әбигә бер яшь булганда газиз кешесе якты дөнья белән саубуллаша. Әминә әбинең әнисе Мөршидә биш бала белән ялгызы торып кала. Ул бик укымышлы кеше була. Гарәп телендә язылган китапларны үзлегеннән укырга өйрәнә. "Гаиләсендә ни күрсә, очкаында шул була" диләр. Әминә әби дә әнисенең тәрбиясендә яшьтән укуга тартыла. Абыйсы аны җиде яшеннән авыл мәктәбенә укырга бирә. Беренче укытучысы Кәшаф абый Шиһапов аны беренче белем дөньясы белән тыныштыра. Шулай итеп, башлап латинча, аннан рус телендәге җидеелык мәктәпне тәмамлый ул.

Яшьлек елларындагы сугыш әфате ачлык, ялангачлыгы белән истә кала Әминә әбинең күңелендә. Бик яшьли олылар белән хуҗалык эшләренә тартыла. Сугыш елларында кладовщик, үлчәп торучы, бригадир да булып эшләргә туры килә аңа. Авылның оборонасын ныгытуда җитәкчелек итә. Сугыштан соңгы елларда наданлыкны бетерү сәясәтендә актив катнаша. Үзенә тапшырылган һәр эшне намус белән үти.

1948 елда сугыштан кайткан, авылның гармунычы егете Локман Сирачев белән тормыш коралар, алты ир-балага һәм ике кыз балага гомер бирәләр. Балаларын үз тәрбияләрендә акыллы, тәүфикълы, хезмәт сөючән итеп үстерәләр. "Илбезгә алты солдат үстердем," дип әйтергә ярата Әминә әби.

Бүген аларның һәркайсының үз тормышлары, мәшәкате, инде үзләре дә әби-бабайлар булып бәхетле гомер кичерәләр. Әминә әбинең 22 оныгы, 24 оныкчыгы(!) бар.

Әминә әбинең бүген дә кулыннан тәсбих төшми. Утырган җирендә булса да, намазларын калдырмый. Ишле нәсел дәвамчыларының кадер-хөрмәтендә бәхетле картлыгын үткәрә, илгә-көнгә иминлек, кешеләренә исәнлек тели.

Олы юбилее белән Әминә әбине район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге вәкилләре тәбрикләде. Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләр алу юбилярга олы шатлык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр юбилейлар 95 яшь