Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Үткәннәргә борылып карасаң

Бу дөньяда шактый чор яшәгән һәркемнең, үзе үткән гомер юлына борылып карап, күңеленнән хисап тотуы - мәгълүм хәл. Үзен-үзе белә башлагач та әдәм заты төрле дәрәҗәдә, төрле сыйфатта гамәл кылуга омтыла. Сиксән ел гомер дип әйтүе генә җиңел. Гомернең бу сызыгына исән-имин килеп җитү - үзе Ходай бүләге!

Гадәттә, бу яшькә ирешкән затларга мөрәҗәгать итүчеләр "әби" дип эндәшәләр. Әмма, Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче, авылдашлары өчен генә түгел, ә районның шактый авылларында яшәүчеләргә дә шактый таныш булган кеше-Факия Шакирҗан кызы Субаевага "әби" дип әйтәсе килми, күпләр аңа "Факия апа" ди. Хәер, "әби" диючеләре дә бар. Алар-балаларының олысы булган Ландышның ике улы-Олег һәм Руслан, улы Айратның кызы Динара, уллары Марсель. Сүз уңаенда әйтергә кирәк: Ходайның рәхмәте, Динара инде үзе дә әти-әнисенә ике онык, әбисенә оныкчыклар бүләк итте.

Факия исемле кызчык Иске Задур авылынының ихтирамлы заты Шакирҗан Зариповның җиде балалы гаиләсендә алтынчысы булып дөньяга килгән. Аларның гаиләсе 1939 елда Иске Чүпрәлегә күченеп килә. Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлагач, Буа медицина училищесында фельдшер-акушерлыкка белем алып, 1957 елда Яңа Ишле авылы медпунктына эшкә җибәрелә. Ул чорда авылларда массовый трахома авыруы тарала. Аларны дәвалау, авыруларны ат белән район шифаханәсенә озатулар, тагын әллә нинди хәлләр- хезмәттә зур кыенлыклар тууга сәбәп була.

1961 елда алар Рафаил Сираҗетдин улы белән гаилә төзиләр һәм аның хезмәт юлы район хастаханәсендә үтә. Район халкына медицина хезмәте күрсәтүдә эчкерсез тырышлыгы белән ул дәваланырга килүчеләрнең ихтирамын яулый.

1989 елда, пенсиягә киткәнче, стоматология кабинетында дүрт табибка берүзе хезмәт күрсәткәнен искә алып, Факия Шакирҗан кызы әле дә гаҗәпләнә. Ул чордагы район хастаханәсендәге хезмәт шартларын хәзерге чор белән чагыштыру-мөмкин дә түгел. Металлдан эшләнгән шприцларны, система куйганда резина шлангларны, кар эретеп электр плиткаларында стерилизаторларда кайнатып куллануны да искә алсаң... Шуның өстәвенә колхозларга яфрак- азык, чөгендер җыешырга йөрүләр...

Хезмәт итү чорында Факия Шакирҗан кызы шифаханә җитәкчеләренең һәм профсоюз оешмасының мактаулы грамоталары, "Коммунистик хезмәт ударнигы" күкрәк билгеләре, "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнә.

-Гомерләр үтеп бара, иң кызганычы бергә хезмәт күрсәткән табибларның, шәфкать туташларының бакыйлыкка күчүләре... Сагындыра алар,-дип искә ала хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 80 яшь