Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Үрнәк солдат

Рифат Фәхертдинов Яңа Ишле авылында, укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

Башлангыч һәм тулы булмаган урта белемне Яңа Ишле мәктәбендә ала, аннан соң район үзәгендәге 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә 10-11 сыйныфларны тәмамлый. Белемен тагын да күтәрү максаты аны Ульяновск шәһәрендәге политехника институтына алып килә. Биредә ул менеджер һөнәрен үзләштерә. Һәр ир-егет өчен изге булган Ватан алдындагы хәрби бурычны үтәү дә Рифат өчен алгы планга куела. Институтны уңышлы тәмамлау белән үк ул үзе теләп армиягә китә. Хәзерге вакытта ул Чита шәһәрендәге хәрби частьләрнең берсендә, уку үзәгендә отделение командиры буларак хезмәт итә. Хезмәт итә башлауның беренче көннәреннән үк ул үзен дисциплиналы, командирларының боерыкларын төгәл үтәүчән солдат буларак таныта, хезмәттәшләре арасында да тиз арада абруй казана.

Реклама

Күптән түгел Рифатның әнисе Резидә Лотфулла кызы һәм әтисе Ирек Нурис улы исеменә ул хезмәт иткән частьтән Рәхмәт Хаты килеп иреште. Әлеге хатта Рифатның хәрби бурычын үтәү дәверендә хәрби белгечлекне төгәл үзләштерүе, хәрби осталыгын максатчан камилләштерүе, хәрби әзерлек нормативларын үтәгәндә яхшы нәтиҗәләргә ирешүе турында һәм аның әти-әнисенә шундый ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелә. Әлбәттә, балаңның уңышлары турында шундый сүзләр ишетү һәр ата-ана өчен дә олы куаныч ул. Ә Рифат исә тиздән хәрби бурычын тәмамлап, туган ягына әйләнеп кайтачак. Аңа исән-имин әйләнеп кайтып, әти-әнисен бары тик уңышлары белән генә сөендереп, тормышта үз юлын табуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби тәрбия

2
X