Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Үрнәк гаилә

Сәламәтлек-кеше тормышының нигезе. Ләкин без моның шулай икәнен, ягъни сәламәтлекнең кадерен, авырый башлагач кына аңлыйбыз һәм табибларга мөрәҗәгать итәбез.

Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм кулы сузучы, Гиппократ антына һәрвакытта да тугры, ак халатлы табиб дигәндә, күз алдына иң беренче чиратта үзебезнең Иске Шәйморза авылында урнашкан участок хастаханәсенең баш табибы Равил Мөхәммәдьяров килеп баса.

Ул 1977 елдан бирле участок хастаханәсен җитәкли. Авыруларга карата игьтибарлы, мәрхәмәтле, шул ук вакытта хезмәткәрләренә карата таләпчән, гадел кеше ул Равил Арун улы. 35 ел эшләү дәвамында күп кыенлыклар тугандыр. Әгәр янәшәсендә һәрвакыт дәрт һәм көч биреп торучы тормыш иптәше Зәйтүнә Мөбәрәкшин кызы булмаса, Равил Арунович, бәлки, ул авырлыкларны җиңеп тә чыга алмас иде.

Зәйтүнә Мөбарәкшин кызы Казан дәүләт медицина институтының стоматология бүлеген тәмамлаганнан соң, 2 ел район хастәханәсендә эшли, 1978 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр Шәйморза участок больницасында хезмәт итә. Алар Равил Арунович белән ике ул, бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Рамил әти-әнисенең юлын дәвам итеп, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый, кече уллары Марат юрист һөнәрен үзләштерә, кызлары Әлфия Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлады.

Зәйтүнә Мөбәрәкшиновна гаиләдә балаларга яхшы әни, иренә аңлаучан хатын, каенанасына уңган килен булса, эшендә авыруларга һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булган, ачык йөзле, киң күңелле оста теш табибы.

Авылда бөтеньяклап үрнәк булган бу табиблар гаиләсенең шушы ямьле, мул җәй айларында олы юбилейлары. Аларны бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигез тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр