Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Үрнәк алырдай шәхес

Укытучы дигән олуг исемгә лаек булу җиңел түгел. Моның өчен күп укырга, педагогик осталыгыңны даими рәвештә камилләштерергә кирәк. Әлбәттә, яшьләрне ярату, алар белән аралашудан тәм табу, бөтен гомереңне шушы изге эшкә багышлау өчен күңелеңдә ныклы ышаныч булу шарт. Мансур Хөснетдинов - бу сыйфатларның барысына да ия укытучы-остаз.

Мансур Зыятдин улы математика фәнен укытуга үзенең 52 ел гомерен багышлаган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында студентларга математикадан югары белем биреп, алгебра кафедрасы доценты, математика факультеты деканы дәрәҗәсенә күтәрелгән, үзенә алмашка килерлек шәкертләр әзерләгән остаз ул.

Мансур Хөснетдинов Кече Чынлы авылында 1937 елның 7 декабрендә дөньяга килгән. Мәктәптә укыган чагында математика фәне белән кызыксынуы аны Казан дәүләт педагогика институтына (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университеты) укырга китергән. Аны тәмамлагач, туган якларына кайтып Иске Шәйморза урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән.

Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, 1964 елдан бирле үзе югары белем алган уку йортында эшли. Шушы вакыт эчендә алгебра һәм геометрия кафедрасы ассистенты, өлкән укытучы һәм алгебра кафедрасы доценты буларак үзен сәләтле мөгаллим итеп күрсәтә. Ул - математика фәненең һәм педагогик осталыкның бөтен нечкәлекләренә ия булган белгеч. Мансур әфәнде математика фәнен үз стихиясе, сәләте һәм вазифасы дип саный. Киләчәк буын математика укытучыларын тәрбияләү методларын һәм ысулларын ныклап үзләштерә. Моның шулай булуын дәлилләп, аның шәкертләре - төрле мәктәп, лицей һәм гимназияләрнең математика укытучылары остазлары хакында бары тик җылы хисләр белән генә искә алалар. Алар фикеренчә, үз фәнен төгәл белүеннән тыш, өлкән педагог үзенең кешелек сыйфатларын беренче планга куя. Аның эш сөючәнлеген, кешелеклелеген, намуслылыгын, үзләренә булган җылы карашын алар беркайчан да онытмыйлар, ул биргән дәресләрне үзләренә өлге итәләр.

1970 елда ул алгебра кафедрасына өлкән укытучы итеп расланган булган. Аннан соң үзәк матбугатта никадәр фәнни хезмәтләрен нәшер иткән, мәктәптә һәм югары уку йортларында математика укыту буенча йөзләгән фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләре басылган.

Фәнни эшләренең нәтиҗәсе буларак, 1993 елда ул доцент дәрәҗәсенә лаек була. Татар телендә басылган математика терминнарының аңлатмалы сүзлеге, шулай ук татар телендә кечкенәләр өчен өч кисәктән торган математикадан уку кулланмасы авторларының берсе ул. Мансур Зыятдиновичның, беренчеләрдән булып, университетта алгебра фәнен татарча укытуга алынуын да искәртик.

Реклама

Аның тырышлыгы, ярдәме белән шушы вакыт эчендә меңнәрчә яшь егетләр һәм кызлар югары белемле педагог булдылар.

Мансур Зыятдинович белемен һәм педагогик осталыгын камилләштерү буенча даими эшли. Югары белемле укытучылар тәрбияләүдәге уңай тәҗрибәсен үзенең хезмәттәшләре белән теләп уртаклаша. Республика һәм шәһәр мәктәпләрендә махсус курслар оештырып, лекцияләр укый, университетта укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында да фән өлкәсендә ирешкән уңышлары белән уртаклаша. Укытучылар өчен яңалыкка бай лекцияләр укып, аларның белемнәрен камилләштерүдә үзеннән өлеш кертә. 1970 елдан бирле ул - математикадан республика олимпиадаларының жюри әгъзасы. Аның бу юнәлештәге эшләре исә Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан күп мәртәбәләр Рәхмәт Хатлары һәм дипломнар белән билгеләп үтелде.

Намуслы һәм тырыш хезмәтләре өчен Мансур Зыятдин улы Хөснетдинов «СССР халык мәгарифе отличнигы», «Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы», «Профессиональ белем бирү буенча Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре», «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исемнәренә лаек булды.

Көндәлек тормышта ул үзе бик гади һәм тыйнак кеше. Берсеннән-берсе акыллы һәм тәрбияле кызы белән улы, оныклары бар, һәм гаиләсендә ул бик бәхетле кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы