Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“Унҗидедә икән күңел",-ди Иске Шәйморза авылыннан 90 яшьлек Мәхмүзә апа Әхтәмова

«Кеше гомерен кеше яшәми диләр. Менә 90 да килеп җиткән. Яшь вакытта күрше карчыклар хәл әхвал белешкәндә «17»,- дияләр иде. Ничек инде ул- 17,- дип хәйран кала идем. Үзем хәзер 90га җиткәч шуны аңладым, 17дә икән шул күңел»,- ди Иске Шәйморзада яшәүче Мәхмүзә апа Әхтәмова.

Иске Шәйморза авылы озынгомерле өлкәннәргә бай, аллага шөкер. Һәркайсы намуслы хезмәт итеп, туган җирендә күркәм гомер юлы кичергән кешеләр алар. Мәхмүзә апа да шуларның берсе. Ишле гаиләдә 12 бала дөняга килә, тик шулар арасыннан исән калучы бердәнбер Мәхмүзә апа була. "Күрәсең, туганнарымның гомерен яшимдер", ди ул.

13 яшендә дуңгыз караучы булып фермага урнаша. Хезмәтнең оятлысы юк дисәләр дә, ике ел шунда эшләгәннән соң, яшүсмер кыз дуңгыз караучыга бүтән барасы килми. Әтисе аны авылдагы хастаханәгә санитаркага алыгыз әле, дип килә. Биредә Мәхмүзә апа үзен әйбәт кенә күрсәтеп, эшли башлый. Тормышлар җайлы гына бара дигәндә илдә сугыш башлана.

-Исемдә төнге кизүдән чыктым. Урамда бар да чабыша "Сугыш башланган", дип кычкыралар. Кемдер елый, кемнәргәдер инде озата барырга кәгазь дә килгән, гаиләләреннән аерыласы килми. Әлеге мәхшәр бүген дә булса истә,-ди ул.

Мәхмүзә апаның әтисе әйбәт тормыш шартлары эзләп, күрше Чувашия якларына чыгып китә. Анда урман кисү эшләренә йөриләр алар. Бер ел узганнан соң, Мәхмүзә апа янә авылга кайтырга чыгып китә. Сугыш тәмамлангач, Аяз исемле сугышта катнашкан егеткә тормышка чыгып, гаилә коралар. Кызганыч Ходай аларга уртак мәхәббәт җимешләрен бүләк итми - балалары булмый.

Бүгенге көндә Мәхмүзә апа ялгызы яши. Тормыш иптәше вафатына шактый еллар узган. Сания апа Алиәкбәрова сердәше дә, тәрбиячесе дә аның. Мунча өлгертсәләр, бергәләп керәләр, тәм-том пешсә аны да бүлеп кабалар. Башка туганнары да ташламый, хәл-әхвәлен белешеп торалар. "Ялгызым түгел, аллага шөкер", дип рәхмәтләрен укый ул аларга. Исәнлеге дә әлегә искитмәле, кибетләргә чыгып йөри, кирәк йомышын башкарырга авыл җирлегенә дә бара.

90 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләрне тәбрикләү чараларын быелга Мәхмүзә апа төгәлләде. Аны котларга дип район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килделәр. Россия Президентының котлавын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар. Киләсе елны да исән- имин каршылап, шундый күркәм даталарны районыбызда каршы алырга Ходай язсын дип өлкәннәребезгә, авыр тормыш юлы узган олы буын вәкилләренә исәнлек теләк калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 90 яшен билгели