Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Уңган-булган әни

2004 елдан бирле республикада «Нечкәбил" бәйгесе үткәрелеп килә. Әлеге бәйге үзенең кысаларында уңган-булган, һәр эштә өлгер, гаиләдә үрнәк хатын, бәхетле әни булган ханымнарның ярышуларын күздә тота.

Бәйгенең төп максаты да-аналарга мәдхия уку, әни булуның нинди зур бәхет икәнлеген киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү. Шуңа да анда катнашучылар өчен иң беренче шарт ул-әни булу тора. Бәйгедә хатын-кыз үзе, гаиләсе, гаилә кыйммәтләрен ничек аңлавы турында башкаларга сөйли, уртаклаша.

Быел "Нечкәбил" матурлык һәм гаилә бәйгесе сигезенче тапкыр Казан шәһәренең мили-мәдәни үзәгендә үткәрелде. Бәйгенең сайлап алу турына 200 ханым килгән булган. Әмма шуларның 36сы гына ярымфиналга уза алган.

Алар арасында безнең районнан Иске Чокалы урта мәктәбе укытучысы Гелнара Әхмәтова да бар иде. Барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп чыкканнан соң, ул "Мадам L'ambre» һәм "Һөнәргә тугрылык" номинацияләрендә призлы урыннар яулап, истәлекле бүләкләр һәм Диплом белән бүләкләнде.

"Нечкәбил" бәйгесен әниләр ярышы гына дип түгел, ә гаилә ярышы да дип әйтергә мөмкин. Чөнки хатын-кыз беренче чиратта үз гаиләсенә таянып эш итә. Гелнара да бәйгедә җиңүгә ирешүен гаиләсе, дуслары, туганнары ярдәме белән башкарылды дип саный. Бәйгедә алар тамашачы игътибарына тормыш иптәше Сирин, дуслары: Дилүзә, Рөстәм һәм Рамиль белән берлектә "Магик бишлек" дип аталган мини-сценарий тәкъдим итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр