Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Укучылары аны икенче әнигә тиңли

Гомерләр-мизгел генә, аның һәр минутының кадерен белеп яшәргә кирәк, дип җырлыйлар. Әйе, үткәннәргә борылып карасаң, исең китмәле. Тормыш юлындагы сынауларны горур үтеп, сабырлыклары белән үрнәк булганнар зур ихтирамга лаек. Рушания апа Зиятдин кызы-әнә шундыйлардан.

Рушания апа Шланга авылында дөньяга аваз сала. Бөек Ватан сугышы башланган 1941 елның 1 сентябрендә 1 сыйныфка укырга керә, 1948 елда 7нче сыйныфны тәмамлый. 1949 елны Төрекмәнстанның Чарджау шәhәрендәге педагогия училищесына укырга китә. 1953 елда аны тәмамлап, туган авылына кайта һәм гомере буе Шланга урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. 20 елдан артык мәктәпнең профком оешмасын җитәкли. Башка балаларга тәрбия һәм белем бирү белән беррәттән, ике бала үстереп, аякка бастыра. Укучылары hәрберсе тормышта үз урынын тапкан, инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган шәхесләр. Төрле һөнәр ияләре: терлекче, пешекче, нефтьче, укытучы, шәфкать туташлары, хуҗабикәләр, умартачы, җитәкчеләр, көрәшчеләр чыккан алар арасыннан.

Хезмәтенә күрә хөрмәтен дә алып, дәрәҗәле- "РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы", "Хезмәт ветераны", юбилей медальләре, бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән ул.

80 яшьлек юбилее уңаеннан котларга дип килгән Шланга авыл җирлеге башлыгы, укучысы Альберт Мөхәррәмовны, мәктәп директоры Фәрит Нәүмәтовны, мәдәният йорты директоры Рифкать Мөхәммәтшинны, укучылары Альберт Мөшәрәповны Дамир Шәрәевны җылы каршы алып (рәсемдә) hәркайсының тормышы турында сорашып, сөенеп утырды.

-Аның акыллы киңәшләре әле хәзер дә ярдәм итә. Ул безнең өчен таләпчән, балаларны яратучы укытучы гына түгел, ә ачык йөзле, киң күңелле әни дә иде,-диләр аның турында укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр