Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Укытучым

Моннан 55 ел элек, җәйнең иң матур, иң җылы, чәчәкле 20нче июнь көнендә Иске Кәкерле авылында матур гына тормыш алып баручы колхозчы Фарук абый һәм Хадичә апалар гаиләсендә, бишенче бала булып, тагын бер кызчык дөньяга аваз сала. Аңа Миләүшә дип исем кушалар.

Исеме җисеменә туры килә дигәндәй, бу бала бик матур, нәфис, белемгә омтылучан, тырыш, сабыр һәм киң күңелле булып үсеп тә җитә. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, Иске Ишле мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты фәнен укытырга билгеләнә. Монда 4ел хезмәт тәҗрибәсе туплаганнан соң, язмыш аны Яңа Кәкерле авылы белән бәйли. Миләүшә шушы авылга килен булып төшә. Ул авылыбызның асыл егете, алдынгы механизатор Фиргать белән гаилә кора, 2 ир-балага гомер бүләк итәләр.

Шушы кавышу Иске Кәкерле кызын Яңа Кәкерле авылы мәктәбенә беректерә. Тырыш, сабыйлар күңеленә ачкыч таба белүче, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр Миләүшәне коллектив та үз итә. Шул көннән алып, ул хәзерге чор балаларына үз фәне буенча төпле белем бирә. Шушы фәнгә кызыксыну уяту максатыннан, класстан тыш чаралар (фән атналыгы, бәйгеләр, викториналар, китап укучылар конференциясе һәм фәнни - гамәли конференцияләр) үткәрә. Рус теленең байлыгын, кирәклеген балаларга үтемле итеп төшендерә белә ул. Миләүшә үзенең укучыларын рус әдәбияты дөньясына алып кереп, әдәби әсәрләрдәге вакыйгаларны анализларга өйрәтә. Аның һәрбер дәресендә ирексездән уйланасың, тәэсирләнәсең, хисләнәсең.

Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе-укучыларының район күләмендә олимпиадаларда җиңүе, алай гына да түгел, республика олимпиадаларында көч сынашулары. Бүген дә ул дәресләрендә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үстерү юлларын эзли.

Ул сыйныф җитәкчесе дә әле. Шуңа күрә әти- әниләр белән дә еш аралашып тора, очраша, аларны төрле чараларда катнаштыра. Сыйныф җитәкчесе буларак, Миләүшә үзенең зур тормышка аяк басу алдында торган укучыларында культуралылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли, сынаулар алдында югалып калмаска, гадел булырга өйрәтә. Килеп чыккан борчуларны ата-аналар белән бергәләп хәл итәргә тырыша.

Укучыларының уңышлары өчен ул ихлас күңелдән шатлана. Балаларны ихластан ярату, зирәклек, намуслылык, таләпчәнлек -аның иң төп сыйфатлары.

30 елдан артык белем учагында сүнми яну, балаларның бетмәс-төкәнмәс "почему"ларына җавап табу өчен күпме көч, сабырлык кирәк. Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә Миләүшә кебек тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек,төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер кешегә әверелә. Ул бүген яраткан тормыш иптәшенең, балаларының таянычы, кадерлесе булып, туганнарының хөрмәтендә әкрен генә гомер көзенә атлый. Озын булсын иде ул көзләр!

2015 - 2016нчы елгы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев