Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Укытучым образын саклыйм күңелемдә

Яңа Кәкерле авылында гомеренең шактый өлешен, төгәл генә әйтсәк, 41 елын мәгариф өлкәсенә багышлаган укытучым Гөлира апа Баһаутдинова яши. Агымдагы ел аның өчен юбилейлы. Гомеренең сиксәненче яшен 10 июльдә билгеләп үтә ул.

Ул үзе Иске Чүпрәледә туып үсә. Шунда ук урта белем алганнан соң, яшь кенә кыз бала, Мунчәли авылы балаларына белем бирә башлый. Берничә ел укыткач, Яңа Кәкерле авылы егете Әмирҗан абыйга тормышка чыга. Шунда ук, нигез корып, бер-бер артлы өч ир бала үстерәләр, хезмәт итәләр. Балаларының һәркайсына югары белем биреп, тормышта үз юлларын табарга өйрәтеп, бер сүз белән әйткәндә, зыялылар нәселенә нигез салалар.

Гөлира апа тормыш мәшәкатьләре арасында Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамларга да өлгерә.

Гөлира апа белем биргән укучылар арасында фән кандидатлары, язмышларын математика фәне белән бәйләүчеләр шактый. Татарстан укытучыларының V съездына делегат итеп тә сайлана ул, Социалистик ярышта җиңүче тамгасы белән дә бүләкләнә, бүгенге көндә хезмәт ветераны исеменә дә ия укытучым.

2010 елда без, укучылары, очрашу оештырган идек. Хөрмәтле Гөлира апабыз бәйрәмебезнең олы кунагы булды. Ак, саф күңелле укытучыбыз, укучылары алдына килеп баскач, без аның янында һаман шул нәни бала булып калдык. Ул барыбызның да, инде шактый еллар үтүгә карамастан, шаянлыкларын, шуклыкларын искә алды. Бүген инде без үзебез дә әби-бабайлар булып, оныклар үстерәбез. Ә укытучы-укытучы булып кала икән ул!

Кадерле укытучыбыз! Сезне гомер бәйрәмгез белән котлап, күңелебездә әниебез сыман һаман да яшәвегезне ишеттерәсе килә. Алдагы көнегездә дә исәнлек белән яшәгез, көннәрегез күңелегездәй якты, матур булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр