Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Уби авылының хөрмәтле кешесе Виталий Ильин

Уби авылларында олы хөрмәткә лаек шәхес Виталий Ильинны озак еллардан бирле беләм. "Авылларында" дип әйтүемнең сәбәбе шунда, элек аларның барысын да бер хуҗалык-Чапаев исемендәге колхоз берләштерә иде.

Виталий үзенең рухы- халәте белән гомер буе колхоз эшеннән, авыл табигатеннән аерылмый яши. Герман Дементьев, Егор Ярухин кебек үтә дә талантлы, тәҗрибәле җитәкчеләрне әле дә яхшы хәтерли ул.

-Армия сафларында хезмәт итеп кайту белән колхозга эшкә килүемә дә алар сәбәпче булгандыр. Ул елларда колхоз районда иң эреләрдән санала иде, кырчылык һәм терлекчелек тармакларында зур җиңүләр яуланды. Хезмәткәрләр арасындагы ярыш нәтиҗәләреннән чыгып кызыксындыру чаралары күрелде. Стимул булгач эшлисе дә килә бит ул. Һәр елны диярлек район үзәгендә үткәрелгән алдынгылар слетыннан бер дә калдырмадылар, бүләкләделәр, "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исемгә һәм "Казанның 1000 еллыгы" медаленә лаек булдым,-дип сөйли Виталий.

Хезмәт эшчәнлеге башланган чорда аңа искерәк кенә "МТЗ-50" маркалы трактор бирәләр. Беренче елларда хуҗалыкның төрле эшләрендә катнашса, аннан соң инде чәчү, үсемлекләрнең рәт араларын эшкәртү, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү кебек үтә дә җаваплы агротехник чаралар үткәрүне ышанып тапшыра башлыйлар.

-Гомумән, теләсә нинди хуҗалыкта да бик яхшы механизаторлар күп булмый, алар бармак белән генә санарлык. Виталий Ильин, Иван һәм Виталий (Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры) Цыфаркиннар шундыйлар иде. Шушы зур хуҗалыкның барлык игенче-механизаторларын үзләре артыннан ияртә торган булдылар алар. Урып-җыю чоры җиттеме, алар комбайн штурвалы артына утыра. Ел саен егерме мең центнерга якын ашлык суктырып алуга ирештеләр, үзебездә урак беткәч, күрше хуҗалыкларга ярдәмгә дә китәләр иде,- дип сөйли хәзерге вакытта "Березка" агрофирмасының Уби филиалы баш инженеры Александр Ярухин.

Үткән гасырның 90 нчы еллары башында районга яңа "Дон-1500" маркалы ашлык суктыру комбайннары кайта башлый. Хуҗалыкта аны беренчеләрдән булып идарә итү хокукы Виталий Ильинга тапшырыла. Шушы кыр корабы белән ул 20 елга якын басулар иңли, бер генә мәртәбә дә җимерелеп кайтканы булмый.

-Берчакны шулай бәхәс-тән сүзгә китешеп, Буадан килгән инженер Виталийның комбайныннан кимчелек эзләргә тотынды. Тикшермәгән механизм, узеллар калмады. Ә баллны төшерергә сәбәп таба алмады,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Җәмил Шәрипов.

Кышкы чорда да Виталийны һәрчак үзенең "МТЗ-80" тракторы руле артында күрәсең. Ферма терлекләре өчен басудан салам кайтаруда дисеңме, азык утарындамы... Кыскасы, ул һәрчак хәрәкәттә, егетләргә генә хас җитезлек белән трактор кабинасына кереп утыра да янә эшкә юнәлә. Әле шушы көннәрдә генә аңа 60 яшь тулды. Аны котларга дип район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов белән "Березка" агрофирмасы директоры Рәфәгать Алиуллов та килде. Күп еллар дәвамындагы намуслы хезмәте өчен аңа Рәхмәт Хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

-Чыннан да мин бәхетле кеше. Гомерем буе яраткан хезмәтемдә булдым. Тормыш иптәшем Галинага да бик рәхмәтлемен. Авылда шәфкать туташы булып эшләде. Гаилә җылысын булдыруда төп вазифаны үти ул. Ходайга мең шөкер, дүрт бала үстердек, биткә- йөзгә кызыллык китермәделәр. Укыдылар, белем алдылар, өчесе үз тормышын да корды. Без хәзер сигез оныклы әби белән бабай инде,- ди шаяртып Виталий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр