Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Матак авылында яшәүче Владимир Старшов: "Яраткан хезмәтем белән шөгыльләнәм.."

Монысы кыздыру миче, монда тротуар плитәләре ясар өчен яңа бина, теге якта килгән клиентларны каршы алу урыны, дип үзенең биләмәләре белән таныштырып йөрде Владимир Старшов. Үткән ел гына ачып җибәргән эше белән горурланучы, аны тагын да җәелдерү ягын күзаллаган останың күзләрендәге очкынны күрсәгез... "Бераз вакытны кулдан ычкындырдым шул, берничә ел...

Владимир Старшов Матак авылында туа. Язмыш аны рәхәтлек, иркенлек белән иркәләми. Яшүсмерлек чорына аяк баскан Володя әти-әнисез, ятим кала. Һәм ялгызы гына да түгел, үзеннән 9 яшьлек энесе, 5 яшьлек сеңелесе белән... Әмма тормыш дәвам итә. Старшовларга да "мескен, ятим" ярлыгы тагылса да, бертуганнар балалар йортына күп тапкырлар озатырга теләүчеләргә каршы торырга көч табалар үзләрендә. Владимир гаиләдә әти дә әни дә була. Хуҗалыкта көн-төн көч куеп, тамак туендырырлык ризык, тормыш алып барырлык акчасын да юнәтә. Үткәннәр хакында Владимир ачылып сөйләргә яратмый.

-Бүгенгесе мөһимрәк, ди ул. -Эштән бервакытта курыкмадык. Теләсә нинди хезмәт булсын, эшләдек, бер телем ипи теләнеп йөрмәдек,-ди.

Үз эшен башлаганда да күп төрле авырлыкларга юлыгырга туры килсә дә, кул селтәмәгән, барыбер үз дигәненә ирешкән ул.

-Тимерне чүкеп, бизәкләп, эретеп ябыштырып, өй җиһазлары, койма-капкалар ясау-күптәнге хыялым иде. Ниһаять, үткән елның ноябрь аенда цех ачып, беренче заказлар кабул итә башладым. Заказлардан кергән керем кредит түләргә, җиһазлар алырга китә.

Владимир Михайловичның һөнәре-инженер-механик. 18 ел буе шушы хезмәтенә тугрылык саклап, авылда хуҗалыкта, хезмәт иткән. Бары колхозлар таркалгач, эшне читтән эзләргә мәҗбүр булган.

Тормыш иптәше Надежда Владимировна белән алар 1989 елда өйләнешкәннәр. Яшь мөгаллимәнең Матак авылына юллама белән җибәрелгән еллары була бу. Старшовлар гаиләсенә инде Надежда Владимировнаның туганнарының ятим калган балаларын тәрбияләү-Ходай тарафыннан җибәрелгән тагын да бер сынаудыр. Ул балалар аларда торып, укып, белем алып чыгалар, бүген исә үз тормышлары белән көн күрәләр.

Реклама

-Бераз авырый башласам, шунда ук, кайтып җитәләр, я акча җибәрәләр, рәхмәт,-ди Владимир.

Үз эшен башлар өчен ул 1 миллион сумга якын кредитлар ала. Аларга бина төзи, кирәк-яраклар юнәтә. Кирәк-яраклар дигәннән дә, аның цехындагы күп җиһаз үз кулы белән ясалган. Бу урында, Владимирның төрле тимер-томырлардан автомашина җыеп, Мәскәүгә кадәр чыгып киткәнен әйтеп үтәсе килә. Кайтып җитә алмас, дип, ул чакта аның белән юлга чыгарга иптәшләреннән берсе генә ризалаша. "Тәвәкәлләр таш ярган", диләр.Барган җирләреннән исән-сау кайтып җитәләр. Ул машина белән аннан соң да байтак еллар йөри әле Владимир.

-Күпләр олыгайган көнеңдә нәрсәгә кирәк бу эш, дип сорыйлар, җүләрләнгән дип әйтүчеләре дә бар. Ә миңа әлеге шөгылемне башкару ял бирә. Шушы цехка керсәм, бар дөньям онытыла,-дип сөйләвен дәвам итә ул.

Киләсе елдан Владимир тротуар плитәләре ясар өчен 800 данә форма, тагын әллә нинди кирәк-яракларга заказ биреп куйган. Инде хәзердән үк клиентлары барлыкка килгән. Өйләрне җылыту, мунчаларга су кисмәкләре, теплицалар ясауны да башкара тимер остасы. Ә иң хөрмәткә лаеклысы-аның мәрхәмәле һәм олы йөрәкле булуы. Игелекле гамәлен бүген дә дәвам итеп, Владимир Михайлович авылдагы мазарлыкта кирәк-яракларны кую йортына җылылык уздырган, мәдәният йорты каршындагы Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашлары хөрмәтенә төзелгән обелиск тирә-ягын төзекләндерүне башкарган, киләсе елда шунда ук, тротуар плитәләре урнаштыруны да үзенә максат иткән эшмәкәр.

Сынаулар-кеше өчен Аллаһының рәхмәтенә ирешү юлы, диләр. Владимир да язмышында авырлыкларны узарга көч таба алган килеш, бүген Ходай Тәгаләнең ярдәменә шөкерана кылып, кешеләргә ярдәме белән, җаны теләгән хезмәтен башкарып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек