Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Уби авылында гомер кичерүче Егор Ярухинны юбилее белән котларга кунаклар килде

Катлаулы олы тормыш юлы узган, яшүсмер чакта ук сугыш михнәтләрен үз йөрәге аша үткәргән Егор Пантелеймонович элекке заман авырлыкларын да, бүгенгесен дә чагыштырып озак- озак тәфсилләп сөйләргә ярата. Ул еллардагы тыл батырлары һәм көчләре дә җитмәслек хезмәт башкарган яшүсмерләр язмышы турында күп мәгълүматлар билгеле.

-Безнең буын вәкилләре бер үк кайгы- хәсрәт, бер үк газаплар кичерде. Бу хакта әле күптән түгел генә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырган вакытта да күп сөйләнде. Ул елларда күргәннәрне без бер- беребездән ишетеп түгел, үзебез шаһит булып, баштан үткәннәрне хәтердә яңарттык,- дип сөйли Яңа Уби авылында гомер кичерүче 85 яшьлек Егор Ярухин. Сукса тимер өзәрлек ир- егетләр бер- бер артлы фронтка китеп беткәч, аларның урыннарын Егор кебек яшүсмерләр алмаштыра. Җир эшкәртү һәм ашлык җитештерү белән бәйле барлык эшләрдә дә актив катнаша ул. Маллар көтүен дә көтә, эт кебек арып кайтып егылса да төшенкелеккә бирелми. -Ичмасам тамак туйганчы ашарга да юк иде бит. Шуның өстенә фронттан авылга ике көнгә бер кара мөһерле хат килеп тора. Түздек, ул елларда без сыналдык та, чыныктык та. Шуңа күрә дә сугыштан соңгы тыныч тормышның кадерен белеп яшәдек, хәзерге буын да бу хакта онытмасын иде. Сугыш, су басу, җир тетрәү иң куркыныч афәт, Ходай аларның берсен дә күрсәтмәсен,- ди Егор Пантелеймонович. Тыл һәм хезмәт ветеранын 85 яшьлек юбилее белән котларга агро идарә начальнигының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Дамир Аббазов һәм ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов килде. -Сез үзегезнең бөтен гомерегезне авыл хуҗалыгына багышладыгыз, күп кенә җаваплы вазифалар башкардыгыз. Куйган хезмәтләрегез өчен без һәрчак рәхмәтле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе исеменнән Сезгә Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге алып килдем,- ди Дамир Әмирович. Фиркать Сабировичның да ветеранга әйтер сүзләре күп булды. Чөнки аларның хезмәт юллары "Россия" колхозында бергә үрелеп барган. Егор Ярухин Буа ветеринария техникумын кызыл дипломга тәмамлап кайткач, башта Чапаев исемендәге колхозда- зоотехник, аннары "Россия" дә баш зоотехник булып эшли. Яшь белгечнең тырышлыгын, үҗәтлеген һәм бик оста оештыру сыйфатларына ия булуын исәпкә алып аны, шушы колхозның 150 дән артык коммунисты булган иң зур партия комитетына секретарь итеп сайлыйлар. - Ул чорда без терлекчелекне үстерү буенча зур уңышларга ирештек. Егор Пантелеймоновичның таланты көннән- көн ачыла барды. Ферма эшчәннәре арасында хезмәт батырлары үсеп чыкты һәм алар дәүләт бүләкләренә дә лаек булдылар. Сыер савучы Камәрия Алимовага Хезмәт Кызыл байрагы ордены тапшырылды,- дип искә алды колхоз елларын Фиркать Сабирович. Чапаев исемендәге колхозга җитәкче итеп сайлангач та, бөтен эш участокларында үзгәртеп кору башлана. Биш ел эчендә генә дә 55 (!) производство объекты төзелә. Дуңгызларның баш саны- дүрт, мөгезле эре терлекләр өч меңгә җиткерелә. Атлар үрчетү киң колач ала, токымлы атлар кайтарыла. Сабан туйларындагы атлар ярышында да чапаевлыларга тиңнәр булмый иде.

-Шул колхоз бетте, аякларда ныграк торганда улым Алексей белән карап әйләнәм дә, йөрәк әрнүдән тамакка төер утыра. Кая бара бу дөнья, дип сыкрыйм,- ди Егор Пантелеймонович. Тормыш юлын үткәндә пар канаты булган Нина Петровнага да бик рәхмәтле ул. Сигез балага җан биреп олы тормышка чыгаралар, һәркайсы югары белем ала. -Безнең әти бик таләпчән кеше, шул ук вакытта бала күңелле дә була белә. Барыбызга да үзенең үрнәгендә тәрбия бирде, дөрес яшәргә өйрәтте,- ди югары юридик белемле, хәзерге вакытта Уби авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче улы Алексей. 24 оныгы һәм ике оныкчыгы куандырып кына торалар үзләрен. Әле Владимир исемле уллары, эчке эшләр подполковнигы званиесендә отставкага чыккач та "Потомки Уби Батыра в годы войны" дигән китап чыгарган. Әти- әниләре дә бишәр мең сум акча кушып, китап бастыруга үз өлешләрен керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилейлар шәхессләр 85 яшь