Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Ишле авылыннан Нурсания Җәлалтдинова 90 яшьлеген билгеләде

Нурсания Ситдик кызы Җәлалтдинова Яңа Ишле авылында 1926 елның 1 июлендә дөньяга килә.

Аның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Өлкәннәр белән бергә җир баса, урман кисә, окоп казый. Фронт өчен, җиңү өчен олылар белән бердәй көч куя.

Сугыштан соң авыл егете Мингали белән тормыш корып җибәрәләр, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше инвалид була, шуңа да балаларны тәрбияләү, Мингалиен да карау Нурсания апа җилкәсенә төшә.

Гомерләре колхозда уза. Фермада дуңгыз, сарык карыйлар. Ни генә булмасын, тормыш авырлыгыннан бервакыттан да зарланмыйлар алар, ни барына шөкер кылып яшиләр. Ходай тәгалә дә әҗер савабын бирә. Бүгенге көндә ул улы Наил, килене Гөлия карамагында яши, оныкларын тәрбияли. Башкалары да туган нигезгә, әни янына дип җыела, йорт түгәрәкләнә.

Нурсания апаны бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәмәтҗанов килде. Юбилярга изге теләкләр теләнде, Президент котлавы һәм район башлыгы бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилейлар 90 яшен билгели