Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Дуван авылы егете

Яңа Дуван авылы егете Рамил Гафуров Кораллы Көчләр сафларына киткәнче үк берничә һөнәр үзләштерергә өлгерде.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән хакыйкатьне истә тотып Буа медицина училищесында укый һәм берүк вакытта шоферлар әзерләү курсына йөреп "В", "С" категорияле "права" да ала. Хәрби хезмәтен ул Калининград өлкәсендәге элиталы частьтә уза. "КамАЗ-5350" маркалы автомашина белән сугышчан заданиеләр үтәүдә катнаша, өйрәнүләр нәтиҗәсе буенча частьтә иң яхшы автомобильче буларак таныла. Командирларның язган хатларыннан күренгәнчә, Рамил һәрчак үзенең белгечлеген камилләштерү өстендә эшли, коллективта лаеклы авторитет яулады, командирларның боерыкларын үзвакытында һәм җиренә җиткереп үти. "Хөрмәтле Лена һәм Радик Гафуровлар! Сез улыгыз Рамил белән урынлы горурлана аласыз, Ватанның чын сакчысы булырлык солдат үстергәнегез өчен сезгә ихлас күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!" диелә командир хатында.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрбиләр