Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Чүпрәле авылының гасыр кичкән Акъәбисе

Яңа Чүпрәле авылында гомер кичерүче Сәрия апа Камалова районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе. Үткән көннәрдә аңа 99 яшь тулды.

Әлеге бәйрәме уңаеннан аңа Яңа Чүпрәле авылындагы ветераннар советы җитәкчесе Җәүдәт Мөдәррисов һәм Сәрия әби лаеклы ялга чыккан хезмәт урыны- район мәгариф бүлегеннән Светлана Антипова бүләкләр алып килделәр.

Сәрия әби сугыш чорында хатын-кызлар кичергән газапларны бүген куркыныч төш кебек искә ала. Иртә таңнан караңгыга кадәр кырда эшләүләр, черегән бәрәңге белән тамак ялгаулар, тимер юлда эшләүләр, урман кисүләр-барысын да үз башыннан үткәрә ул. Тормыш иптәше Касыймга да сугышның эчендә булырга туры килә. Инде вафатына да байтак еллар узган. Бүген Сәрия әби улы Васил белән икәү генә көн итәләр.

Тыныч тормышта Сәрия әби башлап колхозда эшләсә, лаеклы ялга чыкканчы элеккеге интернат-мәктәптә хезмәт куя. Нинди генә бәйрәм булса да авыл халкы аның янына килә, хәер-фатихасын ала, сәдакасын бирә. Сәрия әби һәммәсен дә ачык йөз белән каршы алып, хәлен сорашып кала.

Бүген дә әле аның зиһене әйбәт, күңеленнән барлык үткәннәрен озаклап сөйләшеп утырырга мөмкин.

-Дөньялар тыныч хәзер, шулай булсын инде. Без күргәннәрне яшьләр күрмәсен иде,-дип изге теләкләрен юллый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 99 яшь Акъәби гасыр кичкән