Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Якты күңелле Зайрә апа

Зайрә Фәсхетдин кызы Миңнебаева 1922 елда Шланга авылында туып үсә. Бу еллар тарихта билгеле булганча, колхозлашу елларына туры килә. Шуңа да Зайрәгә кул арасына керә башлауга ук, олылар белән беррәттән балачагын колхоз кырларында, фермаларда үткәрергә туры килә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, гаилә хәлләре тагын да мөшкелләнә. Тормыш иптәше Расихны сугышка озаткан Зайрә кулында яшь бала белән калып, көнне төнгә ялгап эшли. Авыл халкы белән беррәттән, җигелеп җир сукалау, орлык ташу -һәммәсен дә үткәрә Зайрә апа. Әмма моның белән авырлыкларны күрүдән туктамый әле ул. Бердәнбер көнне сугышка киткән тормыш иптәшенең үлеме хакында хәбәр килеп ирешә. Яшьли ялгыз калып гомер кичерә башлаган Зайрәне кайнанасы сугыштан кайткан Фәйзерахманга тормышка чыгарга үгетли, ә оныгын үзе үстерергә булыша.

Фәйзерахманы белән алар 7 балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Һәркайсына үзләренең ярдәмнәре, киңәш-табышлары белән беренче булышчылары, өлге булып торалар. Төп нигездә кайнана-кайнатаны кадерләп, соңгы юлга озаталар. Инде Фәйзерахманы вафатына да ике дистәдән артык ел үтеп киткән. Пар канаты вафаты белән бергә Зайрә апага улларының үлем кайгысын да кичерергә туры килә.

Ә бүгенге көндә исә ул төп нигездә кече улы Фәрит, килене Гөлинә тәрбиясендә көн күрә. Кайтып-китеп йөрүче балаларын, 15 оныгын һәм 15 оныкчыгын якты йөзе белән каршылап, хәер-фатихаларын биреп озатып кала.

Гомерен хезмәттә үткәргән Зайрә апа гаиләдә генә түгел, авыл халкы арасында да бик хөрмәтле кеше. Авылда да, хәтта күрше тирә-якта да аның яңа тормыш башлаучылар өчен әзерләгән савым ризыклары дан казанган.

-Безнең әнидәй ягымлы, ярдәмчел кешеләр бик сирәктер ул. 40 ел бергә гомер итү дәверендә бер-беребезне бер сүздән аңлап, аңлашып яшәдек. Нинди генә авырлыклар, шатлыклар кичерсәк тә беренче ярдәмчебез, уртаклашучыбыз әни булды, рәхмәт аңа,- дип сөйли Зайрә апаның килене-улы Рифкатьнең хатыны Зөмәрә апа.

Тормыш күп санлы кайгы һәм хәсрәтләрен бирсә дә, Зайрә апа сынмый-сыгылмый. Гомеренең 90 язын каршылап, бүген дә көр күңелле, ачык йөзле, кешеләргә булган ярдәме аша яшәргә көч таба. Ә моның сәбәбен ул һәр иртәсен Ходай Тәгалә белән килешеп яшәвеннән күрә. Муллалар нәселеннән булган Зайрә апа үзе дә намазларын калдырмый, илгә-көнгә, гаиләсенә, якыннарына исәнлек, иминлек теләп дога кыла, гөлләр үстерә, балаларын йон оекбашлар бәйләп шатландыра. Әйе, күңеле якты булган Зайрә апаның тормыш юлы да якты, нурлы. Ә яшь буынга, безгә, аннан бары үрнәк аласы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшен билгели