Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яшьтәшләре язмышын кабатлаган

Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Минисәрия әби 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Минисәрия Вилданова Яңа Кәкерле авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Яшьтән үк кул арасына кереп үскән кыз бәхет эзләп чит җирләргә китәргә ашыкмый. Тормышлар рәтләнеп, җайланып, тынычлап кына яши башлаган еллар була бу чор, киләчәккә планнар кора яшь кыз. Әмма Бөек Ватан сугышы башлану киләчәккә корылган бөтен планнарны чәлпәрәмә китерә. Яңа Кәкерле авылы да бушап кала. Ир-егетләр фронтка китә, авылда өлгергән уңышны җыеп алу, терлекләрне карау һәм башка эшләр тулысынча Минисәрия кебек хатын-кызлар җилкәсенә төшә.

-Бөтен эшне дә башкардык, окоп та казыдык, борчак, ясмык та чаптык, көлтә дә бәйли идек, чөгендерен дә эшләдек. Борчак, ясмык чабуда миңа тиңнәр булмады, ир-егетләр белән бертигез эшли идем. Аннан соң хатын-кызлар арасында гына түгел, ир-атлар арасында да оста чабучы буларак иң ерак кырларга мине җибәрәләр иде. Авыр иде, әлбәттә, әмма сынатырга тырышмадым, теш-тырнагым белән эшкә ябыша идем,-дип искә ала ул елларны Минисәрия әби.

Сугыш тәмамланганнан соң 1946 елда алар авылдашы Әхат белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, матур яшиләр алар. Тигез тормышта ун бала: биш кыз һәм биш ул тәрбияләп үстерәләр. Һәркайсына ныклы белем биреп, тормышта үз юлларын тапсыннар өчен көчләрен кызганмыйлар. Әхат абый да, Минисәрия әби дә гомере буе колхозда хезмәт куялар. Лаеклы ялга чыккач та Вилдановларга тик утырырга туры килми: ишегалды тулы мал-туар, барысы да хуҗаларның игътибарын сорый, оныкларын тәрбияләшергә дә ярдәм итәләр.

Реклама

Бүгенге көндә Минисәрия әби улы Иршат һәм килене Дилүзә тәрбиясендә гомер кичерә. Сүз уңаеннан, кече улы Иршат һәм килене Дилүзә белән Минисәрия әби 20 ел бергәләшеп яшиләр. Уллары һәм кызлары да әниләрен онытмыйлар, еш кайталар. Балаларның һәрберсе тормышта үз юлын тапкан, гаилә корган, балалар үстерәләр. Минисәрия әбинең 14 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

-Аллага шөкер, бик рәхәттә яшим, киленем үз кызым кебек карый, тәрбияли, рәхмәттән башка сүзем юк. Оныкларым Илнар һәм Эльвина да "әби" дип өзелеп торалар. Көндәлек намазларымны укыганда һәр балама, оныкларыма, оныкчыкларыма исәнлек-саулык, илгә-көнгә изге, тыныч көннәр телим- ди ул, бүгенге тормышына шөкерана кылып.

Минисәрия әбине 90 яшьлек юбилее уңаеннан котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов та килде. Алексей Сарафанов район башлыгы Александр Шадриков исеменнән юбилее белән тәбрикләп, Рәхмәт Хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 90 яшьлек юбиляр

2
X