Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яшәүнең алтын чоры

Иске Чүпрәледә яшәүче хезмәт ветераны Радик абый белән Шамилә апа Латыйповларның бергә гомер итә башлауларына шушы көннәрдә 50 ел була.

Радик абый тумышы белән Кушкуак авылыннан. Ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Әтиләре сугышка киткәч, әнисе Шәмҗиһан апа кайнанасы, өч баласы, карынында туарга да өлгермәгән нарасые белән кала. Бу вакытта Радик абыйга өч яшь була.

Сугыш чоры билгеле, беркемне дә аямый. Авырлыклары бар кешенең җилкәсенә бертигез төшә. Радик абыйның әнисе бик уңган хатын-кыз була. Сыер асрыйлар алар. Аңа азык хәстәрен күрү авырлыгын да үзләре генә беләләр, шулай да бирешмиләр. Әлеге гаилә өчен сыер барысы да була. Аны җигеп, күрше авылга сөт тә ташыйлар, җир дә эшкәртәләр.

Яшәүгә булган өмет, ныклап торып аякка басу максаты Радик абыйда булган үҗәтлекне арттыра гына. Җиде чакрым юл үтеп, район мәктәбенә укырга йөрүләр, язгы ташуда елгага агулар-Радик абыйның сагынып сөйләр балачак мизгелләре.

Хезмәт юлын колхозда башлап җибәрә ул. 1965 елда исә Чүпрәле кызы Шамилә белән гаилә коралар. Шамилә апаның да балачагында күңелле вакыйгалар аз була. Бер яшендә ул әнисез кала. Икенче әни белән биш балалы гаиләдә олы апа булып үсә. 13 яшеннән үк торф чыгарырга йөри башлый, әзерләүләр конторасында төрле эшләрдә эшли. Радик абый белән тормыш башлаганда аңа 19 яшь кенә була әле.

Кушкуак авылында алар кайнана һәм әби белән җиде ел яшиләр, бер-бер артлы өч ир балалары туа, икесе дә колхозда хезмәт куя. Районга йөреп, яңа нигез өлгертәләр һәм бирегә, 1972 елда, бөтенләйгә күченәләр.

Радик абыйның хезмәт юлы тракторда эшләп уза, 40 елга якын гомерен багышлый ул шушы хезмәткә. Шамилә апа исә балалар бакчасында өч дистә ел эшли. Гаилә, йорт эшендә төп ярдәмчеләре булган әни- әбиләргә бик рәхмәтле алар. Эштән кайткан вакытка ашлар пешкән, балалар каралган була. Бүгенге көндә дә Акъәбиләре өйнең түрендә 103 яшенә җитеп, намазларын укып, хәер-фатихасын биреп, гомер кичерә. Инде балалар үсеп, һәркайсы үзләре әти- әниләр булганнар, матур гына хезмәт итәләр.

Реклама

Төп йортта исә Радик абыйның улы Рамиль белән килене Гөлфия яши.

Радик абый белән Шамилә апа балалары өчен бик шат, алар белән бергә сөенеп яшиләр, бәйрәмнәрдә табын түре түгәрәк, зур бер гаилә булалар.

Олы яшьләрендә булсалар да, тик торырга яратмыйлар, мал-туар асрыйлар, кош-корт карыйлар, йорттагы эшләрдә балаларына ярдәм итәләр.

Әлеге гаиләнең тагын бер асыл сыйфатын әйтми булмый, аларның ишеге һәрвакыт бар кеше өчен дә ачык. Дус-туганнар, күршеләр белән ярдәмләшеп яшиләр, шатлыгыңны, кайгыңны да уртаклашалар. Заманадан артка калмыйлар, ил-көн яңалыклары белән танышып баралар, биш вакыт намазларын калдырмыйлар, Радик абый мәчеткә дә йөри.

-Авырлыклар артта калган, шөкер, Ходай көч, сабырлык бирде үзебезгә, балаларыбыз өчен дә күңелебез куана, алдагы гомерләргә исәнлек бирсен дип телибез,-диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 50 ел бергә