Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яшә әйдә, тагын 60ны!

Гомер узганы сизелми дә икән ул. Ялан тәпи уйнап үскән яшел хәтфәдәй авыл урамнары, ал таңнарда чут-чут килеп кошлар сайравы, офыкларга кадәр барып тоташкан алтын башаклы ашлык басулары...Боларның һәммәсе бергә җыелып табигатьнең тулы бер илаһи гүзәллеген чагылдыралар да, кабат яшьлек хатирәләренә алып кайталар сыман.

Шушындый кайнап торган тормышлы авылны кечкенә вакытында ук үз иткән иде шул Рафаил. Аның яшьтәшләре үсеп җитәр-җитмәс шәһәр буйлап эш эзләп китсәләр дә, аның аларга бер дә охшыйсы килмәде. Авылда яшәү табигать хозурлыгына соклану гына түгел әле ул, аның өчен күп вакытыңны тынгысыз хезмәт белән дә бәйләргә кирәк. Яңа Чәке авылындагы башлангыч сыйныфлар мәктәбен тәмамлагач Рафаил Алимов Городище урта мәктәбенә бишенче сыйныфка укырга бара. Җиденче сыйныфтан соңгы җәйге каникул вакытларыннан башлап "Путь Ленина" колхозында тракторчы, комбайнчы ярдәмчесе булып эштә беренче күнекмәләрен ала. Урта мәктәпне тәмамлап армия хезмәтенә киткәнче дә туган авылында механизатор булып эшли. Чит җирләрдә күп йөргән саен туган як тагын да ныграк сагындыра икән ул. Солдаттан кайтуга ук машина йөртү курсына укырга керә. Аннан соң берничә ел хуҗалыкта шофер хезмәтен үти, идарә кушуы буенча бик күп җаваплы рейсларда була.

Реклама

-Рафаил Фәйзулловичны яшь вакытыннан ук яхшы беләм. Үзенә дә, янәшәсендәгеләргә дә бик таләпчән кеше, төгәллекне ярата, кушылган эшне җиң сызганып җиренә җиткереп үти торган иде. Шушы сыйфатларын истә тотып аны хуҗалыкның Яңа Чәке участогына җитәкче итеп куйдылар. Монда да сынатмады ул. Авыл халкы белән уртак тел табып югары күрсәткечләр яуланды. Ул елларда әлеге участок мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнде. Берничә ел эчендә фермадагы малларның баш саны 400 гә җитте, ә алардан уртача тәүлеклек артым алу 800-900 граммнан кимемәде. Һәр елны диярлек 100-150 баш тана үстереп колхозның сөт көтүен яңарталар иде. Аннан соң авыл халкын эш белән тәэмин итү максатыннан дуңгыз фермасы ачты һәм аларның да баш санын 350 гә җиткерде,- дип сөйли ул вакыттагы колхоз җитәкчесе Сергей Салифанов. Колхозлар тузып җәмгыятьтә яңача формалашулар барлыкка килгәч халык аны җаваплылыгы чикләнгән "Городище" җәмгыяте җитәкчесе итеп сайлый, аннан соң ул "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының "Городище" филиалы директоры итеп билгеләнә. Агро тармаклардагы эшләрне белеп оештыруы һәм тупланган тәҗрибәсе аңа яңадан-яңа үрләр яулауга мөмкинлек бирә. Гомере буе бухгалтер булып эшләгән тормыш иптәше Гөлнур да иренең гаиләдә үрнәк әти, ныклы таяныч булуын яшерми. Олы кызлары Ләйсән Ульяновск техник университетын кызыл дипломга тәмамлаган, хәзер үз гаиләсе белән яши, икенче кызлары Гөлназ Ульяновск дәүләт университетының 4 курсында гел бишлегә укый, өченче кызлары Энҗе авыл мәктәбендә белем ала, анысы да апалары кебек уку алдынгысы. Әтиләренең 60 яшьлек юбилее уңаеннан килгән тәбрикләүләр арасында аларның да иң җылы котлау сүзләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 60 яшь