Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Ватанны саклау–изге бурыч

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу мәктәбе ул. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр элек-электән үк абруйлы саналган.

Зур Аксу авылыннан Виктор Храмов та әнә шундый фикердә. Урта мәктәпне тәмамлап, Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә ул. 2 курс белем алганнан соң, армия хезмәте турында уйлана башлый. Әлеге фикерен әти-әнисе дә хуплый.

Шулай итеп, үткән елның ноябрь аеннан Виктор Казан шәһәрендәге Росгвардиянең "Барс" махсус 26 нчы отрядында хезмәт итә башлый. Аларның эшчәнлеге иҗтимагый урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм терроризмга каршы көрәшүдән гыйбарәт.

Шушы көннәрдә Храмовларга уллары хезмәт иткән частьтән Грамота килгән. Анда Викторның 2017 елның беренче яртыеллык хәрби-сугышчан эшчәнлек нәтиҗәләре буенча инициатива, тырышлык күрсәтүе турында әйтелә.

- Солдат өчен армиядә бер ел хезмәт итү әллә- ни озак вакыт түгел. Бер җәй, бер кыш, бер көз, бер яз гына ич ул. Минем фикеремчә, егетләр үз гомерендә хәрби бурычларын үтәргә тиешләр. Армия характер, ныклы ихтыяр көче тәрбияли. Болар тормыш өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе,-ди улының хезмәте өчен горурлык хисләре кичерүче әтисе Алексей Храмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия