Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Түбән Каракитә егете Нияз Сафин армиягә һөнәри белем белән киткән

1 октябрьдән Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш чоры башланды. Көзге чакрылыш чорында район буенча армиягә чакрылучыларның саны 66 булыр дип көтелә.

Ватан алдындагы бурычларын Чүпрәле егетләре һәрчак намус белән үтиләр. Бу хакта аларның әти-әниләренә килгән Рәхмәт хатлары да сөйли.

Түбән Каракитә егете Нияз Сафин өйгә кайтырга санаулы көннәрен барлый. Ул үткән елның 22 ноябрендә армиягә чакырыла һәм бүгенге көндә Пенза шәһәрендә хезмәт итә. Ефрейтор егет хәрби хезмәткә һөнәри белем - инженер-механик белгечлеге алганнан соң киткән. Әти-әнисе Наилә һәм Рәис Сафиннар әйтүенчә, уллары һәрвакыт армиягә баруны горурлык итеп санаган һәм: "Армиягә барудан куркырга кирәкми, дөнья күрәсең, чыныгасың, туган ягыңның, якыннарыңның кадерен белергә өйрәнәсең" дия торган булган.

-Көн саен сөйләшеп торабыз, алган һөнәре дә армиядә ярап куйды. Командирлары хәрби техника белән оста идарә итә, дип рәхмәләр белдерәләр,-ди әнисе Наилә ханым.

Күптән түгел, Нияз хәрби часть күләмендә үткәрелгән "Иң әйбәт автотранспорт йөртүче" ярышларында 3 урын яулаган һәм командирлар тарафыннан Грамота белән бүләкләнгән. Бер ел эчендә бу аның командирладардан алган икенче мактау кәгазе. Әти-әнисе һәм энесе, якыннары уллары белән чиксез горурланалар һәм тиздән күрешү көннәрен көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев