Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Түбән Каракитә авылында яшәүче Әминә апа Мөшәрәпованың гомер бәйрәме

Түбән Каракитә авылында гомер кичерүче Әминә апа Мөшәрәпова сугыш елларын бүгенгедәй хәтерли: -Кар эреп бетәр-бетмәс көздән калган черегән бәрәңгене җыярга чыгабыз. Әниләр аны киптереп коймак кебек пешереп ашата иде. Җир кибә башлагач, беренче булып кычыткан баш калкыта. Аннан шулпа пешерәбез. Алабута ипие, умачы да ашадык.

Күпне күргән Әминә апа гаиләдә биш бала арасында икенчесе булып дөньяга килә. Гомере буе колхоз кырларыннан кайтып кермәгән. Авыр сугыш елларын искә алганда, күңеле авыр сулап куя. Бертуганнарын карап, өлкәннәр белән бар эштә дә катнашып тормыш иткән Әминә апага үз гаиләсен төзергә вакыты да, җае да табылмый. Бүгенге көндә дә туганнары арасында исән калган сеңлесе Васифа апаны карап, ул II төркем инвалиды, кечкенә генә өйләрендә яшәп яталар. Югары очтан бертуганының улы Шәүкәт Чумарин аларның ышанычлы ярдәмчеләре.

-Элек елларда кишер, суган, кәбестә үстереш иде, барысында да катнашкан. Бригадир кая кушкан шунда барган,-ди ул. -Бүген чакырсалар, әле дә сүз тыңлап бара алам, хәлдән килгәнне эшләячәкмен, без эшсез торырга өйрәнмәгән.

Бакча тутырып бәрәңгесен үстерәләр алар, әле ике ел элек кенә сарыклар асраудан туктаганнар. Хезмәт иткән елларын искә алып, аны бәяләп, гомер бәйрәме-95 яшьлеге тулган көннәрдә котларга килгән кунакларга бик сөенде Әминә апа.

Россия Президентының Котлау атын район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов укыганнан соң, күзләренә яшь килде. Авыл җирлеге башлыгы Рамиль Мостафин Әминә апаның уңганлыгына бүген яшьләр дә кызыгырлык дип әйтеп үтте.

-Дөньялар да яхшырды, тик саулык кына куанырлык түгел менә,-дип уфтана Әминә апа. Әбиләрне ялгызлыктан социаль хезмәткәрләре Флера Җәдиханова коткара. Һәр көнне килеп хәлләрен белә, өйдәге эшләрен башкара. Әлеге хезмәттә ул инде 17 елдан бирле эшли.

-Кибеткә Әминә апа үзе йөри әле. Хәтере дә бик әйбәт. Авылдагы бар кешеләрнең яшәешләре белән кызыксынып, сорашып тора,-ди Флера ханым. Алар да аңа бик рәхмәтлебез, диләр.

"Тынычлыкның кадерен белеп яшик, сугыш афәтләрен тагын күрергә генә язмасын иде". Һәр яңа туган көнгә Әминә апа шушы теләкләрен юллый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 95 яшь