Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“Туган як”  гәзитен  версткалаучы Дилә Мөхәммәтшинаның юбилее

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Ике дистә елга якын “Туган як”  гәзитен  версткалаучы Дилә Мөхәммәтшинаның да исеме район матбугаты тарихына алтын хәрефләр белән язарлык.

“Гәзитколлектив хезмәт җимеше”, дигән гыйбарә бар. Бу, һичшиксез, шулай. Никадәр генә көчле, талантлы, сәләтле журналист булмасын, ул берүзе генә гомум халык тарафыннан көтеп алынучы һәм күпсанлы укучыларның зәвыгына туры килерлек, алар куйган таләпләргә җавап бирерлек басма тудыра алмый. Чөнки һәр темага якын килү, аны һәрьяклап ачарга тырышу, субъективлыкка юл куймау өчен әлеге эшне тулы бер  редакция  коллективы башкару шарт. Ул гына түгел, тулы бер  редакция  коллективы белән шушы югары максатка ирешсә алсаң да бик яхшы әле!

Ә бүгенге сүзебез  редакциядә  иң җаваплы һәм иң авыр булган вертскалаучы хезмәтен намус белән һәм күңел җылысын биреп башкаручы хөрмәтле дә, кадерле дә хезмәттәшебез турында. Кадерле, дип әйтүебез дә очраклы түгел. Чөнки мондый да җаваплы, шул ук вакытта хезмәт хакы чагыштырмача түбән булган версткалаучы эшенә Дилә Әһлиулла кызы кебек күпьеллык стажлы, чын-чыннан үз һөнәренең остасы булган хезмәткәрне табу бүгенге заманда шактый катлаулы мәсьәлә. Дөрес, эшкә керергә теләк белдерүчеләр юк түгел. Әмма версткалаучы хезмәтенең үз үзенчәлекләре бар. Монда компьютерда хәреф җыя белү генә түгел, аерым бизәүче программаларның серен белү дә кирәк. Элек тә шулай иде. Мәсәлән, район типографиясендә “линотипистка” дип аталучы һөнәр-вазифаны районда бер-ике кеше генә үзләштерә алды. Тормышыбызга заманча техника килеп кергәч тә шулай ук – хәреф җыючы күп, ә версткалаучы берәү-икәү генә!

Гәзит эшендә мәкаләнең язылышы гына түгел,  укучы игътибарын җәлеп итүдә бирелеше дә хәлиткеч роль уйный. Ә бу эшне исә  редакциядә, әйткәнемчә,   Дилә Мөхәммәтшина – укучы зәвыгын күңеле белән тоеп аңлаган һәм аны канәгатьләндерү өчен үзен кызганмый бөтен көчен, һөнәри осталыгын салып башкаручы  тарафыннан тормышка ашырыла. Нәкъ шундый күркәм холыклы, олы җанлы ханымнарның күңел җылысы салынганга күрә дә гәзитебез күркәм безнең!

Һәр версткаланган гәзит номеры күпсанлы бизәкләр белән нәкышланган гөлбакчаны хасил иткән кебек, Диләнең шәхси тормышы да матур гөлбакчага тиң. Сөекле тормыш иптәше Касим Әхмәтҗан  улы белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгардылар.

Реклама

Уллары Наил, Казан Дәүләт авиация институтын тәмамлап, һөнәре буенча инженер-технолог буларак, вертолётлар төзү заводында эшли. Шушы көннәрдә генә Ростов-на-Дону шәһәрендә, сигез заводтан килгән яшь белгеч арасындагы ярышта Наил өченче урынны яулаган. «Аның бу уңышы туган көнемә бүләкнең иң зурысы булды»,-ди Дилә ханым. Кызлары  Лилия исә, Идел буе Федераль университетының магистратура бүлеген быел тәмамлаячак. Әлегә кадәр гел кызыл дипломнар гына алып килгән Лилия бу бүлектән дә шундый ук төстәге диплом алып чыкмакчы.

Шөкер, озак та көттермәс, туйлар итеп, оныкларны да кулга алып сөенерләр, дип юрыйк! Бирсен Ходай!    

Шланга авылында, сигез балалы гаиләдә, туып-үскән Дилә Әһлиулла кызының балачак, үсмер елларына күз салсак исә, яшьтән хезмәткә өйрәнеп үскәнен күрәбез. Алар – Сәрия апа белән Әһлиулла абый гаиләсендә туганнарның берсе дә авыр эштән, тормыштан зарланмыйча, һәр туган көнгә сөенеп яши белгәннәр һәм беләләр. Әнисенең тырышлыгы, әтисенең төгәллеге күчкән Диләгә.  Ул – яхшы ана, ышанычлы дус, тормыш иптәше дә.

Илле биш яшьлеге уңаеннан Дилә Әһлиулла кызын ихлас тәбрик итеп, әлбәттә, аңа тән һәм җан сәламәтлеге, һәрвакыт шулай киң күңелле һәм, әлбәттә, алдагы елларда да “Туган як” гәзитенең чын патриоты булып калуын телисе килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев